ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2013 ел
дүшәмбе
Быел “РОСТО-ДОСААФ” оешмасы үзенең 86 “яшьлеген” билгеләп үтәчәк. 3 тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация Маршалы, легендар очучы Александр Покрышкинның тууына быел 100 ел. Менә шушы күренекле даталар уңаеннан Татарстан “ОСТО–ДОСААФ” ирекле җәмәгать оешмасы республикакүләм махсус чаралар үткәрү программасы төзеде. Аның иң беренчеләренең берсе 8 февральдә Апас урта мәктәбенең кече һәм зур спорт залларында оешкан шартларда үткәрелде.
– Районыбыз мәктәпләрендә 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, – дип белдерде район мәгариф бүлеге баш белгече Ирина Хураськина.

1
март, 2013 ел
җомга
Районда һәр ел саен үткәрелеп килүче “Татар егете – 2013” яки “Татар кызы – 2013” бәйгесен “Сәләт” балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре быел үзенчәлеклерәк итеп хәзерләгәннәр иде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында “Нәни-Мисс” бәйгесе узды.

28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Мөселман дөньясы рабигаль әүвәле аенда пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа с.г.с.нең туган һәм ахирәткә күчкән көннәрен билгеләп үтте. Халык телендә мәүлид ае дип аталган бу айны ел саен районыбыз мөселманнары да бәйрәм итә. Әби-бабайларыбызның бә­ләкәй ызбаларда, оя тулы балалар белән дә шушы бәйрәмдә күрше-күләнне чакырып мәүлид ашы үткәрүләре безнең хә­терләрдә саклана әле. Халкыбыз элек-электән үк шулай юмарт, өлгер, сә­ләтле булган бит ул.
Районда “Йолдыз” газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре катнашында “Интернет заманында газета кирәкме? Район газетасына сезнең карашыгыз” дип исемләнгән матбугат конференциясе узды.

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Быел, 2013 елны, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулды. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Шул уңайдан, Апас Үзәк балалар китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган  “Ватан өчен гомерен биреп...” дип аталган тематик кичә презентациясе үткәрелде.


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 24 ел тулды. Бу уңайдан район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы шартларда очрашу булды.
Райондашлар хокук саклау хезмәткәрләренең эшеннән канәгатьме, нинди тәкъдимнәре, нинди сораулары бар? Эшне нәтиҗәлерәк, профилактика алымнарын үтемлерәк итү өчен халык фикерен дә белү кирәк. Шул уңайдан, “Апас” муниципальара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин авыл җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Борнаштагы хоккей тартмачыгында көн дәвамында тулы тормыш кайный. Анда олысын да, кечесен дә очратырга була. Авыл халкы белән беррәттән тирә-күрше авыллардан да тимераякта шуарга, хоккей уйнарга киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International