ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Программада Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 105 вәкиллекле орган депутаты катнашты. Апас районыннан Апас районы депутаты Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы һәм Әлмәндәр авыл җирлеге депутаты Җәләлиев Рамил Хәйдәр улы катнашты.

Районыбызда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Әлеге хокукка “Вкусный хлеб”, “Апас икмәге”, “Рассвет” оешмалары һәм шәхси эшмәкәр Гөлүсә Нургалиева, үзмәшгуль Флёра Илгамова лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотип товарның сыйфатын гарантияли һәм республикабызның тарихын искәртә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов районыбызда халыкны кабул итте

Апас урта мәктәбендә район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов катнашында Парламент дәресе узды.

15 февральдә Апас шәһәр тибындагы поселогында 10.00 сәгатьтә Мемориаль комплекс янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгына, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көненә багышланган "Тере хәтер" митингы була. Хөрмәтле райондашлар! Сезне митингта катнашырга һәм сугышчы-интернационалистларны искә алырга чакырабыз.

Бүген көндез болытлы һава көтелә, -4..-6°градус,салмак кына җил.Атмосфера басымы норма чикләрендә . Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы көтелә, температура - 12.-14°. Басым нормадан бераз югарырак. 15 февраль көнне, югары басым фонында болытлы һава, урыны белән кар, томан көтелә; төнлә -12.14°, көндез -3...-5°, салмак кына җил.

2020 елның 17 февраленнән 2 мартына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт азык-төлек продуктлары бирү автоматлары аша мәктәпләрдә өстәмә туклану оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты (вендинг аппаратлары)

Кунакханә хезмәтләре күрсәтү бары тик Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган кунакханәләрне һәм башка урнаштыру чараларын классификацияләү системасындгы тиешле категорияне бирү турында таныклык булганда гына рөхсәт ителә ("Кунакханәләрне һәм башка урнаштыру чараларын үз эченә алган туристлык индустриясе объектларын классификацияләү тәртибен раслау турында" 2014 елның 11 июлендәге № 1215 боерыгы, аккредитацияләнгән оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тау чаңгысы трассаларын һәм пляжларын).

2020 елның 18 февралендә “Апас үзәк район хастаханәсе” ДАССУ территориясендә Республика Кан үзэге күчмә бригадасы белгечләре көче белән һәм Апас үзәк район хастаханәсенең белгечләре ярдәмендә донор көне үткәреләчәк. Эш вакыты - 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International