ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Кояшкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең район туры үтте. Биредә 6 тәрбияче катнашып, көч сынашты. Тәрбиячеләр үз эшчәнлекләре белән таныштырып, тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр.

Апаста заманча“Алтын алка“ боз сарае ачылгач хоккей яратучы малайлар арасында кызлар да пәйда булуына гаҗәпләнәсе түгел Араларыннан Карина Низаметдинова белән Камилә Сафина хоккей кызлар Татарстан җыелма командасына да кертелде, хәтта.

Бүген көндез болытлы һава көтелә, +2..+ 4°, җил көнбатыштан,көчле, көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Геомагнит кыры тыныч. Якын төндә болытлы һава торышы, кыска гына яңгыр, көчле томан, температура +1..+3°. Атмосфера басымы норма чикләрендә. 17 гыйнварда, тәүлек дәвамында  болытлы һава көтелә, бераз кар, көчле томан, төнлә һәм көндез +1..Җил төньяк-көнбатыштан


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

14 гыйнварда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән язгы кыр эшләренә әзерлек һәм үзебезнең чәчү материалын куллануга багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Бүген көндез болытлы һава көтелә, -1..Җил көньяк-көнбатыштан. Басым нормадан бераз югарырак. Геомагнит кыры тыныч. Якын төндә болытлы һава торышы, көчле кар, бозлавык, температура 0..+2°. Атмосфера басымы норма чикләрендә. 16 гыйнварда, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә, бераз кар явуы ихтимал, төнлә 0 градус..+2°, көндез +4..Җил көньяк-көнбатыштан, көчле җил, көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Апас районы халкы районның үзәк чыршысын бәяләү һәм Яңа ел чараларын республика муниципаль берәмлекләре порталында үткәрү мөмкинлегенә ия.

Безнең районга тавыш бирик! «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү " конкурсы сылтамасы буенча узып, чыршы-чибәркәй өчен тавыш бирәбез!

Дәвеш авылында гомер итүче 90 яшьлек Фәйрүзә Шәехова котлау кабул итте. Аны Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ихластан котлады.

Юбилярга Владимир Путин һәм Равил Хисаметдиновның Котлау телеграммалары, Рәхмәт Хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов шулай ук үз бүләкләрен бирде, балалары, туганнары һәм күршеләренә кушылып, матур теләкләрен җиткерде.

Каратунның Заготзерно бистәсендә гомер итүче 90 яшьлек Дания Гатауллина котлау кабул итте

Апас мәктәбендә иң төгәл, тырыш һәм көчлеләргә генә буйсына торган математика фәне буенча район Олимпиадасына нәтиҗә ясадылар.

Каратун мәктәбендә тренер Данис Хәкимов оештырган бокс секциясендә бүген дүрт дистәләп бала спортның шушы төре фанаты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International