Апаста “Нык гаилә“ – “Татарстан-нык гаиләләр территориясе“ федераль партия проекты кысаларында “Нечкәбил-2017“ бәйгесенең зона сайлап алу туры узды.
28 июньдә районда Яшьләр көне һәм чыгарылыш кичәсе уза.
Үтәмеш авылы мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Илгиз Мәрдәнов рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
1 июньдә узган балалар сабантуенда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Казан Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров һәм икенче номерлы Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев арасында үзара килешү төзелгән иде.
Багыш авылында гомер итүче Тахирә әби Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.
Районда терлекләр өчен витаминлы үләннәр җыю һәм яфраказык әзерләү эше дәвам итә.
Тиздән көтеп алган Сабан туе бәйрәме. Шул уңайдан, 30 июньдә, 8.00 сәгатьтә Сабан туе мәйданында сәүдә нокталары өчен урыннар билгеләү була.
Апас үзәк ашханәсенә ураза тотучы 230 райондаш ифтар мәҗлесенә килделәр.
76 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши.
Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан, Апаста Батырлар мемориал комплексы янында "Хәтер шәме" акциясе узды.