Урта Балтай мәктәбендә “Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев 15 майда Апас районы территориясе өстендә махсус вертолет ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплекләр, авыл эчләре, тыкрыкларда таралып яткан чүп-чар, тирес өемнәренең һавадан видеога һәм фотога төшерелүен, аларны юк итү, территорияне чистарту буенча ашыгыч чаралар күрү ихтыяҗын искәртә.
Зона семинар-киңәшмәсендә катнашкан күршеләребез-кайбычлылар район үзәге белән дә бик теләп таныштылар.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче күчмә кино күрсәтү хезмәте (киномеханик Динар Мотыйгуллин) һәр авылга баруны максат итеп куйды.
Биеш мәдәният йорты каршында оешкан "Рябинушка" ансамбле 21 майда Лаеш районында "Каравон" фестивалендә катнашты һәм сертификатка лаек булды.
19 майга район күләмендә барлыгы 29000 гектар бөртекле һәм кузаклы, техник , терлек азыгы культуралары чәчелде.
Борынгы Болгар җирендә үткәрелүче җыенда быел 44 райондашыбыз катнашты.
Район мәдәният хезмәткәрләре ай саен үз эшләренә нәтиҗә ясап баралар.
Районда 34 балалар бакчасы бар, шуның 4се аз комплектлы балалар бакчалары өчен база итеп билгеләнгән.
-Безнең кешеләребез бер дигән,-дип мактый үз игенчеләрен Кызылтау бүлекчәсе идарәчесе Рифат Гәрәев. -Тик техникабыз бик искерде, шуңа да район, агрофирма буенча быелгы чәчүне беренче булып төгәлли алмадык ...