ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Газета-журналларга язылу чоры уңаеннан, Әлмәндәр һәм Болгаер авыл җирлекләрендә почта хезмәткәрләре һәм авыл активы катнашында очрашу булды.

-21-22 октябрьдә Апас “Алтын алка” Боз Сарае аренасында Татарстан беренчелегенә 2005- 2007 елда туган балалар арасында “Алтын алка”  турнирының беренче әйләнешендә Апас, Яшел Үзән, Алабуга, Казанның Авиатөзелеш районы һәм Чистай районнары яшь хоккейчылары очрашты.

Безнең якташыбыз, язучы – прозаик, тәрҗемәче, публицист Садри  Җәләлнең тууына 125 ел.

-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килеп ачкан һәм 2012 елның 12 октябрендә рәсми төстә сафка баскан Апас “Алтын алка” Боз сарае районда ел әйләнәсе хоккей белән шөгыльләнүчеләр санын егерме тапкырга арту мөмкинлеге бирде,-дип саный аның директоры Рамил Мөхетдинов.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Көллият директоры Фаил Курамшин хезмәткәрләре озак еллар укытучы булып эшләүче Гыйлаҗева Гөлгенә Минәхәтовнаны, мастер Сөләйманова Гөлназ Айратовнаны, пешекчеләр Сәвия Абдуллина, Алсу Сафиева, Нурия Гатауллиналарны туган көннәре котлап изге теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Район укытучылары җыелма командасы мәктәп Спартакиадасы программасы буенча Татарстан финалына үтеп, Сабада бик уңышлы чыгыш ясадылар.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр “җәяүле кичүе“ профилактик чарасы үтте.

-Быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә районнан 34 егетне озатачакбыз. Барысы да ил илдындагы ир-егетлек бурычын намус белән үтәргә теләк белдерде, элеккечә армиядән качып йөрүчеләр юк хәзер Апаста,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Газета-журналларга ташламалы бәядән язылу чоры уңаеннан, Иске Йомралы авыл җирлегендә почта хезмәткәрләре һәм авыл активы катнашында очрашу булды.

Район эчендәге каты өслекле юлларның гомуми озынлыгы бүген 250 километр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International