“Йолдыз“ (“Звезда“) газеталарына язылу дәвам итә.
Иске Йомралы урта мәктәбендә “ Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң....”дигән темага әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды.
Апасның “Агропроект“ төркеме “Безнең заман“ фестиваленең зона этабында җиңү яулавы турында хәбәр иткән идек инде.
Апас үзәк китапханәсе коллективы 27 октябрьдә район үзәгенең Садри Җәләл урамында яшәүчеләрне репрессиягә дучар булган язучы-прозаик, тәрҗемәче, публицист якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру кичәсе үткәрде.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында сентябрь һәм октябрь айларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде.
Сатмыш авыл клубында Сатламыш, Азбаба, Ындырчы авыл җирлекләренә кергән почтальоннар, актив белән “Йолдыз”, “Звезда”га язылу буенча сөйләшү, очрашу булды.
Апасның 10 кешелек көрәшчеләр командасы Россия авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлегендә Казанда 20-22 октябрьдә үткән традицион көрәш бәйгесендә катнашты.
Апас һөнәр училищесында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашында семинар үтте.
Тарихта 45 еллык эзе булган Апас халык театры Туфан Миңнуллинның “Нәзер“ әсәрен сәхнәләштереп тамашачы хозурына тәкъдим иткән иде инде.
-Казан-Ульяновск федераль автотрассасының Әнәле чатында зур төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә.