Апас Үзәк паркында реконструкция эшләре дәвам итә.
Апас мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Альмир Михайловны Татарстан Эчке эшләр министрлыгына кунакка чакырдылар.
Район Советының утырышлар залында Татарстан прокуроры Илдүс Нәфыйков, район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында киңәшмә булды.
Елдагыча, район күләмендә беренчеләрдән булып 10мең центнер ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына “Урак-2016” байрагы һәм кыр премиясе тапшыру традициясе быел да дәвам итә.
23нче июльдә Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен билгеләп үтәргә барды.
-Кул кушырып өйдә ятсаң беркем китереп бирми, ялкауларны үзебез дә яратмыйбыз без,-диләр менә бу мөлаем апалар.
Халык җыеннарында, сайлау алды очрашуларында район үзәге халкы Апас штп башкарма комитеты административ бинасы соңгы елларда бик ыспайланган бистә үзәгенең ямен җибәреп, капиталь ремонт кирәклеген берничә тапкыр күтәрде.
Чираттагы сәфәребез күкрәп уңган ашлык басулары белән сокландыручы, Илшат Вахитов җитәкчелегендәге «Яңа юл” хуҗалыгына булды.
“Ростелеком”ның Апастагы элемтә Үзәге әйдәп баручы инженеры Руслан Сәмигуллин чираттагы ялын диңгез ярларында уздыруга караганда “Зөя” агрофирмасының Йомралы берләшмәсе игенчеләренә булышып үткәрүне өстенрәк күрә.
Кильдураз тимер юл станциясенең иң матур, җыйнак йорт хуҗабикәсе Сания Саттарова бу көнне кунаклар кабул итте.