Ике ел ярым элек музей эшчәнлегенә яңа традиция-14 яше тулган яшь апаслыларга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы да өстәлде.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды.
Районда урып-җыю эшләре кызу темпларда бара.
– Кем уйлаган 90 яшенә җитәрмен дип. Нәселебездә дә озын гомерле кешеләр юк бит.
Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчәннәребез әзерләгән әкәмәт матур “Әппәз-тур” шоу-тамашасын күрми калучылар үзләренә үпкәләсен-ике сәгатьлек бу концерт номерларын Казан сәхнәсенә куярлык иде!
Апас үзәк паркында 28 июльдә район мәдәният тармагы хезмәткәрләре “десанты” зур өмәдә катнашып, ландшафт архитекторлары дәрәҗәсендә территориягә яңа ямь өстәделәр.
-“Яңарыш” (“Возрождение”) фондына “Казанская Божья матерь” чиркәвен реставрацияләп төзекләндерү һәм Болгарда Ислам академиясе төзелешенә апаслылар өлеш кертүен дәвам итә,-ди район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.
-Мәрмәр таш белән тышланган ике катлы бина каршысындагы Айболитлы фонтан, бик матур чәчәк скверы янәшәсендә Апас халкы, кунаклар истәлеккә фотога төшәргә ярата.
Районыбызда велосипед спортына гашыйк кешеләр бихисап. Аларны 30 июльдә Югары Ослан районының яңа Иннополис шәһәре янында Зөя белән Идел кушылган гаҗәеп матур җирдә 75 яки 25 километрлык икенче ачык Татарстан веломарафон чемпионатына чакырабыз.