Милли көрәш буенча район ярышларында хәзер Кильдураз мәктәбе укучылары исемнәре дә еш яңгырый. Биредә физкультура укытучысы булып эшләүче танылган остаз Илдус Садриевның чираттагы казанышы бу.
Гөлинә Шәрәфиева, Рузилә Галиева, Залия Тимергалиева, Ләйсән Нургалиева бар осталыкларын күрсәттеләр.
Ел башына “Гостехнадзор” район инспекциясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансындагы 365 төрле маркалы трактор, 107 комбайн, 89 тагылма арба исәпкә куелган. Башка җитештерү тармакларында 75 трактор, 7 тагылма арба кулланыла. Шәхси секторда 290 трактор, 6 комбайн, 67 тагылма, 16 кар йөргеч бар. Менә бу техника паркының һәркайсы ел дәвамында техник карау үтәргә тиеш, – ди дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков.
Ялга Мәскәүдән туган авылы Дәвешкә кайткан Илдус Кәримов клубта үз призларына бильярд ярышлары уздырды.
-Без үзебез һәм тамашачыларыбыз өчен уйныйбыз,-ди Апас һәвәскәр хоккей клуб-лигасы һөҗүмчесе Рөстәм Сәлахетдинов.
Март бураны "Сәләт" балалар иҗаты үзәгенең 35кә якын актив татар яшьләрен флешмоб үткәрүдән баш тартырга "мәҗбүр итә алмады".
ЗАГС бинасында әле яңа гына кабат сабый туу шатлыгын татыган гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Зур Күккүз урта мәктәбенең 11 сыйныф укчысы Лысова Екатерина (укытучысы Солтанбекова Люция) татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасыннан призер булып Диплом алып кайтты.
27-29 февраль көннәрендә рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып үтте.
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 2А классы укучылары районның янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар.