ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Россиядә "Транспорт чарасы куркынычсызлыгы турында"гы канун гамәлгә керде.

Хәзер аның нигезендә машина хуҗаларына кышкы вакытта җәйге тәгәрмәч белән йөрү рөхсәт ителми. Документта шулай ук җәен шиплы тәгәрмәчле машиналарда йөрүнең тыелган булуы да әйтелә.

Синоптиклар фаразлавынча бүген, 3 ноябрь көнне, һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Көндез 3 градус җылылык, ә төнлә исә 1 градус салкынлык булачак. Шуңа да иртәнге сәгатьләрдә юлларда сак булыгыз. Урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин.

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Казанда Мәскәү көннәре узу чарасы Шәмбалыкчыда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллин өчен кабат бер истәлекле вакыйга булып калды.1941 елда сугышка киткән егет Мәскәүне дошманнардан саклый, Мәскәү яны сугышларында катнашып батырлыклар күрсәтә.
Безнең Апас яшьләренең бию командасының “Безнең заман” III Республика телевизион фестиваленең суперфиналында уңышлы чыгыш ясап, 2 урын яулаулары хакында язган идек. Бүген исә алар Казан шәһәренең Пирамида күңел ачу үзәгендә гала-концертта катнашачаклар. Фестивальнең Гран-при бүләген яулаган җиңүчегә диплом, Президент кубогы һәм 100 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Сезгә уңышлар телибез.
6 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район мәдәният йорты сәхнәсендә “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә” дип исемләнгән зур концерт үтәчәк. Башлана – 18.00 сәгатьтә.
28-30 октябрьдә Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре киң колач белән үтте. Шул чара кысаларында “#Мәскәү көннәре” хэштегы белән үткән фотоконкурста Морзалар урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлманов Раил I урынны яулады һәм Мәскәү шәһәренә 3 көнгә 2 кешелек экскурсион путевка белән бүләкләнде. Юлламага башкалабызга самолетта очу, страховка, кунакханәдә тору, ашау-эчү чыгымнары һәм төрле мавыктыргыч экскурсияләр кергән.
Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә “Сагыналар сине якын дуслар, сагыналар сине моңлы кошлар” исемле китап күргәзмәсе эшли. Биредә Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы чагылыш таба. Шулай ук мәктәпләрдә тематик кичәләр үтә.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Казанда Мәскәү көннәре узу чарасы Шәмбалыкчыда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллин өчен кабат бер истәлекле вакыйга булып калды.
Булмас бу, халыктан җыелган акчага урын табырлар, -диде берәве. . . Тик, узган ел халык җыенында тәкъдим кертеп, үз сүзен кистереп әйткән элеккеге “Ялкын” колхозы бригадиры Таһир Исланов  фикереннән кире кайтырга уйламады да-Дәвеш авыл җирлеге башлыгы, җирле депутат Таһир Хөсәенов районСоветы, якташлары, район Советы депутаты, “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге директоры Хәйдәр Булатов, Колгына авылы эшмәкәре, элеккеге дуңгыз фермасын арендага алып авыл казлары үстерүче Казан егете Илдар Насыйбуллин кабинетлары ишеген шакуын дәвам итте. Нәтиҗә бар-27 октябрьдә Колгына халкы район Советы вәкилләре белән бергә зурлап һәм тантаналы итеп урам уртасына кадәр китерелгән “Өмет чишмәсе” суыннан авыз итте.
“Сәләт” балалар иҗат үзәгендә “Өченче буын университеты” дип исемләнгән республикакүләм программа кысаларында өлкәннәр өчен 72 сәгатьлек компьютер буенча курслар башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International