Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “ЭКОлидер“ бәйгесе игълан иткән иде. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкны экология проблемаларына тарту, шулай ук табигатьне саклау юнәлешендә эшчәнлек алып баручыларны хөрмәтләү, бүләкләү максатыннан үткәрелә. Бәйге эшләре 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрьдә чыгарыла.
Тулырак мәгълүмат http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm сайтында.
Татарстан Республикасы Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман Апас районында булды.
Әлеге эшлекле сәфәрнең төп максаты – район җитәкчелеге белән берлектә Парк һәм скверлар елына нәтиҗәләр ясау, төзелгән объектларны карау, киләчәккә билгеләнгән планнарны уртага салып сөйләшү иде.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә кызы Сөембикә тәрбиясендә яшәүче Фәрзәнә апаны юбилее уңаеннан Апаска алып кайттылар. Үз өендә, туганнары, дуслары, күршеләре янәшәсендә булуны зур бәхеткә саный ул.