ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга

Бизәлгән атлар, милли киемнәрдән киенгән яшьләр, мәдәният хезмәткәрләре Апас урамнарын гармун моңына, татар халык җырларына күмде. Йорттан-йортка кереп, бәйрәм белән котладылар алар. Һәрбер хуҗабикә изге теләкләрен әйтеп колгага яулык, сөлге элде, чиләккә йомырка салды.

Сабантуйга бүләк җыю дәвам итә.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, 1 июнь көнне Сабан туе аланлыгында балалар өчен Сабан туе үткәрелә. Башлана – 9.00 сәгатьтә. Биредә нәниләребез өчен кызыклы уеннар, тамашалар, сюрпризлар күп булачак
Кызыл Тауда торак йорт янәшәсендәге иске йортка ут каба. Бу күңелсез хәл төшке аш вакытында була. Бәхеткә, төтен чыкканын вакытында күрәләр. Ут тиз арада йөгәнләнә. Бәхетсезлек очрагының сәбәпчесе – иске электр проводкалары дип фаразлана. Шушы ук көнне Югары Акхуҗа авылында агач сарай яна. Мотоблокның аккумуляторында килеп чыккан кыска ялганыштан чыккан ялкын телләре түбәгә үрмәли. Ут вакытында сүндерелә, тирә-күршеләргә һәм торак йортка зыян килми. 

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Биредә сез пенсия, гаилә, хезмәт, торак закончалыклары, мәҗбүри медицина иминияте һәм медицина ярдәме күрсәтү, мирас һәм милек бүлүдәге бәхәсле сорауларны хәл итү буенча киңәшләр ала аласыз.

Алдын язылу өчен телефоннар: (843)279-25-99, 279-25-22.

Үткәрү урыны: шәһәр тибындагы Апас поселогы. Телефон.: 89625616891 (Луиза Сафина).

Свияжский бистәсенең “Ләйсән“ балалар бакчасы нәниләре район башлыгы янында кунакта булдылар. Алар яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм үзләренең күптәнге хыяллары – “Алтын алка“ боз сараена йөрергә мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Район башлыгын җомга көн үтәчәк чыгарылыш кичәсе бәйрәменә дә чакырдылар.
Уку елы башында беренче класс укучыларына “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырганнар иде. Нәниләр ел дәвамында төрле тарихи урыннарда, музейларда, концерт-театрларда булдылар. Ә иң күп мәдәни чараларда, урыннарда булган балалар аерым билгеләп үтелде. Районнан 18 бала район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлинә Муллахмәтова, Апас урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучылары Гөлшат Насретдинова, Рузилә Гомәрова җитәкчелегендә башкалага “Мәдәни көндәлек” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына бардылар. Алар “Әкият” татар дәүләт курчак театрында тамаша карадылар. Биредә иң тырыш укучылар – Булат Гаффаров, Эльвина Зыятдинова, Игорь Харитонов “Иң мәдәниятле бала” буларак билгеләп үтелделәр. 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Россия патриотлары үстерәбез“ дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы бәйгесендә актив катнашкан өчен “Йолдыз“ газетасы редакторы Гүзәл Хилавиевага, журналистлар – бүлек редакторы Гөлзада Гатауллина һәм редактор урынбасары Ләйлә Шиһабиевага бәйге рәисе, генерал-майор А.Г. Юлашев исеменнән Рәхмәт хаты килде. 

Бакырчы мәктәбе укытучылар коллективы һәм укучылар бүген мәктәп яны участогында мәж киләләр. Уртак тырышлык белән 312 төп помидор, 52 төп борыч утыртылган инде.


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Ләбибә әби Зиннәтуллина Олы Болгаердан. Программа кысаларында фатир алгач Апаска күчеп килә. Бүгенге көндә кызы, кияве янында кадер-хөрмәттә яши. – Сугыш чоры авырлыгына әле тагын әнисез калу, үги әни белән үсү дә өстәлде. Ирем бик әйбәт иде, сугыш ветераны, сигез бала тәрбияләп үстердек. 44 ел кайнана белән дус-тату булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәдек, - дип искә ала Ләбибә әби.

Зөһрә әби Шәмбалыкчы авылында туып үсеп шунда гомер кичергән. Чордашлары белән бергә окоп казуда, урман кисүдә катнашкан.

– Япь-яшь кыз булуга да карамастан авыр кул хезмәте башкарудан тарсынмадык. Комбайнда эшләгән елларның авырлыгын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Колхоз эшеннән дә бер генә көн дә калмадык. Егерме өч ел фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булдым, - дип искә ала ул. Гаиләдә дә бик уңган, тырыш булганлыгы күренеп тора. Дүрт кыз, өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары – Суфия, Галия, Рамилә, Алсу апалар әниләре янында бөтерелеп кенә торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International