ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Әле шушы көннәрдә генә Яшел Үзән районының Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм шушы җирлектән булган Советлар Союзы Герое Хәйруллин Хәлил Зиннәтулла улы призына татарча көрәш ярышлары үтте.
Быелгы язгы чакырылышта районнан 31 егет хәрби хезмәткә алыначак. Илебез тынычлыгын сакларга китүче егетләребезнең барысын бергә җыеп, аларны тантаналы шартларда озату матур традициягә әйләнде.

Сорауга прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә:

 – “Россия Федерациясендә белем алу турындагы“ Федераль законның 34 маддәсе, дүртенче бүлеге буенча, укучылар төрле чараларда үз ирекләре буенча катнашырга хокуклы. Укучыларны үзләренең рөхсәтләреннән һәм бәлигъ булмаганнарны әти-әниләре рөхсәтеннән башка уку программасында каралмаган хезмәткә тарту тыела. Әлеге килешү аерым документ формасында рәсмиләштерелергә тиеш. Яки бу турыда мәгариф учреждениесе һәм әти-әниләр арасында килешү булу шарт.


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кормаш авылында гомер кичерүче Гөлкәбирә әби Сәлимова Үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасы һәм район башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды. Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Кавиев, авыл җирлеге рәисе Римма Гыйльметдинова да әбине ихластан тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
-Без үз тарихыбызны белмәсәк, аны башкалар язачак. Ә аларга чын тарихны оныттыру кирәк булуы ихтимал, Җир шарында, тугандаш Украинадагы бүгенге хәлләр моны ачык раслый түгелме?-ди Апас район эчке эшләр бүләге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.
Язгы чәчү уңышлы гына ахырына якынлашып килә. Хәзерге вакытта Татарстанда 1,6 млн гектар җирдә эшләр башкарылган, бу фаразланганның 90 процентын тәшкил итә. Чәчү чоры башланганнан бирле, республика кырларында 2,5 мең берәмлек техника эшли.
 Татарстан синпотиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
ТР депутатлары һәм җәмәгатьчелегенең хәзерге заман Татарстан тарихында парламентаризм аякка басуының 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 5 июньдә түгел, ә 30 майда уздырыла. Бу хактагы карар проекты бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында хупланды. Утырышны ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәмммәтшин үткәрде.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе

Казанның "Корстон" комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм"-“Хрустальное перо” конкурсы җиңүчеләрен игълан итеп бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында район газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева да бар.

Районда бүген үсемлекләрне агрохимик саклаучы, төрле модифифика ияле 24 данә сиптергеч бар. Иң заманчасы-“Кайман” бер узуда басуга 28 метр киңлектә эремә сиптерергә сәләтле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International