ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бу проектны беренчеләрдән булып эшмәкәр Лилия Зәйнуллина башлап җибәрде. 25 май көнне татар ашханәсе көне үткәрде ул. Пешекчеләр халкыбызның дистәдән артык милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, теләүчеләргә пешерү серләрен өйрәттеләр.

Безнең яшь спортчыларыбыз Татарстан, Россиякүләм ярышларга даими бара. Ел дәвамында шундый дәрәҗәле 20 дән артык ярышларда катнашабыз, җиңүләребез дә байтак. Күптән түгел Түбән Новгород өлкәсе юлында Татарстанның яшь спортчы балаларын Санкт-Петербургка каратэ буенча зур турнирга алып барган автобусның юл-транспорт һәлакәтенә очравын күңелебезгә бик якын алдык,-ди Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов.

Спорт мәктәбенә беркетелгән автобус шоферы Рамил Садыйков беркайчан да төнгә каршы юлга кузгалмый. Автобус үзе “ГЛОНАС” иярчене аша Татарстан спорт һәм туризм министрлыгы мониторлары операторларының тәүлеклек күзәтүе астында тора, техник халәте көндәлек, балалар белән ерак рейсларга кузгалганда аеруча җентекләп тикшерелә. Салоны яхшы җылына, утыргычларның саклык каешлары төзек-таза, 220 вольт көчәнешле махсус стабилизатор, видеоплейер, телевизор эшли. Шоферның егерме еллык эш стажы бар. Балаларын ярышларга озатучы әти-әниләрне тынычландырып, ул:

-Юл ашыккан-каударланганны яратмый, сабырлык һәм уяулык, төгәллекне хөрмәт итә,-ди.

Татарстан Хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта балаларны юлда йөртү хакында зур сөйләшү узды. Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифгат Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Түбән Новгород өлкәсендәге кебек аяныч хәлләр башка кабатланмасын өчен башкарылган һәм башкарылачак чаралар турында уйландылар.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлану балаларны күзәтүсез калдыруга китермәячәк. Төп игътибар аларның куркынычсызлыгы һәм җәйге озын ялларын файдалы итеп уздыруга юнәлтелергә тиеш. Районда шул максаттан 1 июньнән 25 августка кадәр “Яшүсмер” ведомствоара профилактика акциясе игълан ителә.

26
май, 2015 ел
сишәмбе
Былтыр затлы тарантас-фаэтон ясап, Сабантуй халкын гаҗәпләндергән, сабыйларны сөендергән, олыларны балачакларына кайтарган Ындырчының алтын куллы остасы Вил Хантимеров белән авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин быел Сабантуй мәйданына кәмитне дә кире кайтарырга булдылар. Йомралының халыкка 1 гасыр чамасы хезмәт иткән агач кәмите урынына заманчасын ясыйлар алар. Монысы тимердән, өстә аны әйләндерүче бала-чага өчен аерым куласалары, мәйданчыкары бар. Иске кәмитнең эшкә яраклы, таза көймәләре, атларын да шул куласаларга кире урнаштырырга ниятләре бар осталарның. Җитмәгән көймәләрен яңартып куячаклар яки яңадан ясаячаклар. Конструкциягә чәчәкле-чуклы матур япма бөркәләчәк, тышын балалар рәсемнәре белән бизәргә дигән уйлары да  бар. Бөтен эшне төгәлләп, яңа кәмитне сынап карагач, аны Сабантуй аланына илтеп, нык нигезгә, сүтеп алынмаслык итеп урнаштырачаклар. Яңа кәмитнең тормозы, кирәге чыкса әйләндерү өчен электр двигателенә көйләү мөмкинлеге дә уйланылган.

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан бишенче тапкыр региональ башкарма властьлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләре яңгыраган утырышы 2015 елның 7 маенда узды.

Нәтиҗәлелеккә төп бәяне төбәкнең икътисади һәм социаль өлкәсендәге үсеш динамикасы билгели. Шулай ук башкарма власть органнарына халык бәясе дә исәпкә алына. Халыкның җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгатьләнү дәрәҗәсе безнең район буенча 100 процент. Бәя соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча куела. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, барлык социаль-икътисади юнәлешләрдәге үсеше белән дә сөендерә.

Эшчән, тырыш, инициативалы, максатчан халкы белән дан тоткан районыбыз да чәчәк атучы республикабызның бер тармак гөле булып тора, үсеш алуда ныклы адымнар ясый. 20 мең 800 кешене берләштергән Апас районы агымдагы елның беренче кварталында шәһәр һәм авыл халкын берләштергән районнар арасында социаль-икътисади үсеш буенча дүртенче урынны били.

– Социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны, гомумән, районның һәр тармагын үстерү безнең максатчан эшебезнең төп юнәлеше. Тормышны тагын да җитеш итү, керемнәрне арттыру, эш урыннары булдыру, уртача хезмәт хакларын арттыру, кече эшмәкәрлекне җәелдерү безнең киләчәк бурыч. Тырышлык, үсешкә омтылу күрсәткечләрдә, тормыш агышында нык сизелә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның омтылышы тотрыклылык һәм республиканың үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидер позициясен ныгытты. Монда эре инновацион проектлар үсеш ала.

Буш урында калкып чыккан социаль-көнкүреш биналары күз алдында. Хәзерге вакытта да гөрләп төзелешләр бара. Мисал өчен, Иске Әнәледә клуб, Иске Йомралыда модульле ветеринария пункты, Болынбалыкчыда фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Шулай ук Кызыл Тауда күпфункцияле үзәк, Аюкөйдергәндә клуб төзелә. Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында өстәмә төркемнәр ачу өчен бина төзекләндерелә, зурайтыла. Әлмәндәрдә клубны төзекләндерү дәвам итә. Апас урта мәктәбендә зур күләмле эшләр башкарыла. Яңартылган юллар, су һәм ут челтәрләре дә тормыш уңайлылыгының бер чагылышы.

– Якын арада Апас, Иске Әнәле, Идрәз, Олы Болгаер, Әҗем, Каратун, Морзалар, Аюкөйдергән, Үтәмеш, Карамасар, Кызыл Тау, Коштавылы, Шонгаты авыллары эчендә барлыгы 15 чакрым асфальт һәм каты өслекле юл салу планлаштырыла. Ул 150 миллион сумга исәпләнелә. Шулай ук Кызыл Тау, Чирмешән, Борнашта су челтәрләрен төзекләндерү, Коштавылында су скважинасы бораулау күздә тотыла. Күп кенә авылларда электр челтәрләре алмашына. Агымдагы елның гыйнвар-март айларында 68 миллион сумлык төзелеш эшләре барды. 12 мең квадрат метр мәйданда торак кулланылышка тапшырылды, – ди башкарма комитет җитәкчесе.

Тормыш-яшәеш дәрәҗәсен билгеләүче калган күрсәткечләргә дә күз салыйк. Авыл хуҗалыгы җитештерүе, хезмәт хаклары, эшсезлек ни дәрәҗәдә соң?

– Агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләре үсеш һәм тотрыклылык белән бәяләнде. Мисал өчен, районның җитештерү предприятиеләреннән 113 миллион сумлык товар җитештерелгән. Аларның иң зурысы – Каратун ашлык кабул итү пункты. Тере үлчәүдә 665 тонна терлек ите җитештерелде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка артык. Сөт җитештерү күләме 5 процентка артты. Шулай ук мөгезле эре терлек һәм сыерларның баш саны да 1 һәм 4 процентка артык. Җан башына салым һәм салымнан тыш керемнәр 1974 сум исәпләнә, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 20 процент үсеш күзәтелә. Районда халыкның җан башына акча кереме 2014 елда 11303 сум тәшкил итте, ул узган ел белән чагыштырганда 2 процентка үсте. Урта һәм эре предприятиеләрдәге айлык уртача хезмәт хакы 2015 елның гыйнвар-март айларында 18422 сумны тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка артык.

Барлык финанслау чыганаклары исәбенә төп капиталга инвестицияләр 337 миллион сум тәшкил итте. Бу узган елның беренче кварталына караганда 67 процентка артык. Республикада Апас районы биләгән урын тотрыклы һәм ул шул темпта алга барачак. Бу исә үз чиратында Татарстаныбызның үсешенә саллы өлеш булып тора, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов

– Шөкер, Ходай безгә парлы, матур гомер насыйп иткән. 60 ел гомер 6 көн кебек кенә үтеп китте. Олыгайгач һәр җылы сүзгә күңел була. Район җитәкчелеге безне бик зурлады. Без бүләкләргә, күчтәнәчләргә мохтаҗ түгел, ләкин бит аның артында ихтирам, хөрмәт ята. Без бик канәгать, – диләр Чүрибураш авылыннан Гаделҗан һәм Диләфрүз Габидуллиннар. Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтенә оештырылган махсус Сабан туенда аларга район башлыгы Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Россиядә ир-атларның 65, хатын-кызларның 30 проценттан артыгы тәмәке тарта


 Районда 1 июньннэн 25 августка кадэр  «Яшусмер» ведомствоара профилактик операциясе игълан ителэ.Элеге операция кысаларында чаралар комплексы уткэрелэ.Ул социаль яктан авыр хэлле гаилэлэрне,балигъ булмаган балаларнын жэмгыятькэ каршы оештырылган торле хэрэкэт хэм жинаять кылу фактларын, хокук бозуларын ачыклауга, авыр тормыш хэлендэ калган балаларга,социаль яктан куркыныч хэлдэ калган гаилэлэргэ ярдэм курсэтугэ, жэмгыять эшлэре белэн мэшгуль булмаган балаларны ачыклауга юнэлдерелгэн.


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Быел милли бәйрәм – Сабан туе район үзәгендә 6 июньдә, авыл җирлекләрендә 7 июньдә узачак. Сабантуй мәйданында очрашып, бергә-бергә күңел ачыйк, хөрмәтле якташлар!
Җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, милли-мәдәни традицияләрне саклау, республикада яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны, үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту максатыннан милли ашлар көннәре үтә. Бу проект безнең районда да старт ала. 25 майда шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина – татар ашханәсе көннәре, 26 майда Нигора Әминова – үзбәк ашханәсе көннәре, 27 майда Роза Шәфигуллина – татар ашханәсе көннәре, 30 майда Андрей Малиновский Азия ашханәсе көннәре уздыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International