ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
ЗАГС мәгълүматларына караганда, ел башыннан районда 21 гаилә төзелгән.  Кемнәрдер гөрләтеп яңа гаилә тормышы башлаганда, кайберәүләр исә аерылышканнар. Мондыйлар саны ел башыннан 7гә җиткән.
Апас мәктәбе базасында 9-11 яшьлек укучылар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесе узды. Булачак яшь инспекторлар велосипедта төрле каршылыкларны уздылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җаваплар бирделәр, иҗади бәйгедә катнаштылар. Ә җиңүчеләр түбәндәге мәктәпләр: беренче урында – Апас, икенче урында – Борнаш, өченче урында – Каратун мәктәбе командалары. 

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова бу көннәрдә Яңа Гасыр телевидениесендә бара торган «Җырлыйк әле” тапшыруында катнашып кайткан.

– Быел безнең балигъ булмаган балалар белән эшләү хезмәтенә 80 ел тула. Мине дә шул уңайдан тапшыруда катнашырга чакырдылар. Мин анда кызым Амалия белән бардым, – ди Рания. Тапшыруның эфирга чыгу көне әлегә билгеле түгел. Бу хакта алга таба хәбәр итәрбез.


15
май, 2015 ел
җомга

Апас районара юллар төзелеше оешмасы баш инженеры Илдар Хәйбуллин хәбәр итүенчә, быелгы эш сезоны 20 апрельдә үк ачылган. Төзелеш сезонына җитәрлек 100 мең тоннадан артык инерт материаллар тупланган, Урал тауларыннан 3 төрле фракциядә ваклатылган таш кайтару дәвам итә. Район эчендә бу җәйдә Табар Черкене-Апас арасында 2,4, Борнаш-Зур Болгаер арасында 1,6, Багыш-Олы Подберезье арасында 1,1, Шонгаты-Түбән Барыш авыллары арасында 1,5 километр озынлыкта юлларны реконструкцияләү планлаштырылган.

–1 ай элек үк Черкен-Апас, Шонгаты-Түбән Барыш авыллары арасында эш башладык. 25 мең тоннадан артык ком-ташны шул юнәлешләргә кышын алдан ук чыгарып куйдык. Бу дәүләт заказын вакытыннан алда үтәргә тырышачакбыз, ул чагында район территориясендә юлларны яңарту буенча өстәмә финанслау мөмкинлеге булачак. Игенчеләребез, райондашларыбызга яңа юллар күбрәк булган саен яхшы, без шуңа омтылачакбыз, – ди баш инженер Илдар Хәйбуллин.

Апас урта мәктәбенең 9 “Б” сыйныфы укучысы Ленар Хафизов (җитәкчесе Рәзинә Ганиева) Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәренең 20нче гимназиясе оештырган “Алиш эзләреннән” исемле I төбәкара фәнни-гамәли коференциясендә катнашып (“Шигърият бакчасында” секциясе), II дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның язган шигырьләре “ Алиш эзләреннән” дип аталган саллы гына җыентыкка кертелде. Әлеге чарада Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучысы Айнур Баев (җитәкчесе Гөлнара Баева) та катнашты. Ул “Шигърият бакчасы” секциясендә I дәрәҗә Дипломга һәм күпсанлы бүләкләргә лаек булды. Аңа шулай ук үзенең иҗат җимешләре кергән китап җыентыгы да бүләк ителде.

Боз сарае директоры, әфганчы Фәнис Зәйнуллинның Казанда 9 майда үткән Җиңү Парадында катнашты.

– Парадларда беренче катнашуым гына түгел минем. Монысы унынчысы булды. Быелгы бәйрәм аеруча истәлекле үтте. Без Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей Парадында яңа кыр хәрби формаларыбызны кидек,– ди ул.

 

9 майда бу сезонда мини-футбол буенча беренче зур район турниры уздырылды. Беренче урынны Каратун футбол җыелма командасы яулады. Апасның Газчылар урамы футбол командасы-икенче, Апас яшьләре-өченче урыннарны бүлеште. Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яшь футболчылары дүртенче, Акхуҗадан килгән авыл яшьләре бишенче һәм Апас студентлары җыелма командасы алтынчы урыннарда. Җиңүчеләргә Апас эшмәкәре Альберт Михайлов Кубогы тапшырылды.
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәйрәм көннәрендә юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 35 транспортчы тоткарланган, шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар. “Гомумән алганда, бәйрәм көннәре тыныч узды, юл һәлакәтләре булмады“, – дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты карары нигезендә, партия эчендә алдан тавыш бирү очрашулары башланды. Очрашулар, икенче төрле әйткәндә, “праймериз мәйданчыгында“ сайлаучылар үзләренә охшаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирәләр. Партия эчендә тавыш бирү “Бердәм Россия“ партиясе уставы нигезендә башкарыла. Апас муниципаль районында партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча Оештыру комитеты 13 майда үз эшен Болгаер, Борнаш, Күккүз, Чурибураш авыл җирлекләрендә башлап җибәрде.  Һәр җирлек рәисе башкарган эшләренә хисап ясады, алда торган планнары белән таныштырды, депутатлар эшчәнлеге, булышлыгына тукталды. Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар сайлаучылар алдында үз эшләре турында сөйләделәр. Аннан һәр сайлаучы тавыш бирү бюллетененә кертелгән, Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатны хуплап, үз тавышын бирде.

Апас муниңипаль районында сайлаулар бер шәһәр тибындагы һәм 21 авыл җирлегендә үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 169 депутат сайланачак. Июньнең икенче яртысында партиянең Апас бүлеге конференциясендә “Бердәм Россия“ партиясенең сентябрьдәге сайлауларда катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк.

Авыл җирлекләрендә партия эчендә тавыш бирүләр дәвам итә.

Укытучы-остазлары белән бергәләп кырда эшләгән студентлар Апастан Ирек Хөснетдинов белән Шыгайдан Булат Мөхетдинов үзләренең яхшы белемле һәм әзерлекле булуларын расладылар. Көллиятнең сынау-тәҗрибә кырларында чәчүне төгәлләгәч, егәрлекле “Нью Холланд” чәчү комплексы фермерлар, район хуҗалыклары, агрофирма бүлекчәләренә булышачак. Тәҗрибәле мезанизатор Хамис Абделвәлиев аның белән ел да 2-4әр мең гектарда җир әзерли, чәчә.

– Яшьләрнең яңа төр техникада яратып эшләвенә мин бик шат, безгә бер дигән алмаш үсә, – ди остаз-игенче.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International