ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Апас үзәк балалар китапханәсе район Үзәк музее үрнәгендә Апас мәктәбенең 5”А” сыйныфы укучыларын үзенә кунакка чакырып, уку залында 7 майда “Библиоаҗаган” уены үткәрде. Директор урынбасары Гөлинә Муллаәхмәтова, китапханәчеләр Рузия Хәйруллина, Алинә Хәлиуллина бу көнгә җитди әзерләнеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына берничә тематик күргәзмә дә әзерләгәннәр. Бөек Ватан сугышы тарихы, аның район тормышы, шәхесләр белән бәйләнеше, герой-шәһәрләр, Апаста туып-үскән, яу кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Геройлары турындагы бу күргәзмәләр ел әйләнәсе эшләячәк.
Чирмешән авыл мәктәбе укучылары авыл Мәдәният йорты янәшәсендәге Батырлар мемориалын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына аерыча пөхтәләп куйганнар. Авыл мәдәният хезмәткәрләре дә бу эшкә үз өлешен керткән. Мәктәп директоры Илфат Вафин әйтүенчә, бу чарага укучылар бик җитди караганнар, алар катнашында үткән “Үлемсез полк” акциясе Аюкөйдергән, Чирмешән һәм Багыш авыллары халкы өчен дә кабатланмаслык бер вакыйга булып истә калды.
30 май көнне, 14.00 сәгатьтә, клуб янында Татар Черкене авылында авылдашлар очрашуы уза. Бүгенге көндә биредә гомер итүче черкенлеләр чит төбәкләрдә яшәүче барлык авылдашларын туган җиргә истәлекле бәйрәмгә көтеп калалар.
Республика буенча төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Ак калфак“ оешмасының Апас районы җирлеге хезмәткәрләре район мәдәният йорты каршында сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы җыр-көйләрдән бию сәгатьләре оештырдылар. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә бу чара бик ошады, һәркайсы биеде, вальс әйләнде.

Татарстанда 1049,8 мең гектарга язгы культуралар чәчелгән, бу билгеләнгән мәйданның 60 процентын тәшкил итә. Язгы кыр эшләрен үткәрүдә Буа, Нурлат, Саба районнары лидерлык итә, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Район игенчеләре язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере, берьеллык үләннәр һәм катнаш азык чәчә.

Буа районында 74 процент мәйданда чәчү эшләре башкарылган, Нурлатта – 72, Сабада – 71. Апас, Әлмәт, Түбән Кама районнарында билгеләнгән мәйданның 70 процентын бөртекле культуралар били.

Беркетелгән ТР медицина оешмалары табибларына гына язылырга мөмкин, стоматология хастаханәләре генә искәрмә булып тора.

 Татарстанда 1 тәүлектә 6,8 мең квадрат метрдан артык төбәк юллары төзәтелгән. Республика юлларындагы чокырларны ямау дәвам итә, дип ачыклык кертә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Узган тәүлекләрдә ТРда 852 тонна асфальт-бетон файдаланып, 6847,07 кв метр төбәк юллары төзәтелгән. Бу эштә Чүпрәле (655 кв м), Буа (439), Аксубай (388), Түбән Кама (365), Тукай (266), Арча (261), Әтнә (260), Биектау (259,3) һәм республиканың башка районнары алда бара. 

Сезон башыннан барлыгы 168 мең 728,5 кв м юл төзәтелгән.

Яңа юнәлешләрнең берсе буларак Татарстанда робототехника буенча бөтенроссия олимпиадага әзерләнү буенча профильле смена эшләячәк.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 12 майга басуларда барлыгы 23543 гектар язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Бу барлык эш планының 81 проценты дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International