ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 Бу көнне Апаста спорт ярышларында 250 кеше катнашып, үзләрен сынап карады,-ди район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. Команда тренерлары Рәмис Гыйззәтов, Ринат Гыйламов һәм Рөстәм Бикмөхәммәтов үз тарафдарлары һәм шәкертләренең җиңүләре белән бик хаклы горурланалар.
Апас Мәдәният йорты кашындагы бишенче “Зәлидә” гә килүчеләрне Каратун Мәдәният йорты үзешчәннәре җырлап биетте. Чәй-коймаклы табынлы Үзәк мәйданда чираттагы алтынчы халык уеннары кичәсе 2 сентябрьдә кичке алтынчы яртыда башланачак. Килегез, яшь чакларны искә төшерегез!
26 августта Республика көне уңаеннан республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
24 августта район мәдәният йортында шәһәр тибындагы Апас поселогы ветераннар Советының отчет-сайлау җыелышы булды. Ветераннар үзләренең башкарган эшләренә хисап тоттылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Апас ветераннар Советы рәисе итеп Расыйх Латыйпов сайланды. Соңыннан картаймас йөрәкле ветераннар бик матур концерт куйдылар.

27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле дуслар, дин кардәшләр!!! Танай-Турай авылында мәчет торгызу эшләре башланып китте. Әгәр дә Сез дә изге эшкә кушылырга, ярдәм итәргә теләсәгез түбәндәге счетка үзегезнең өлешегезне кертә аласыз!
–“Росельхознадзор” Татарстан идарәсе белгечләре республика кырларын зарарлы карантин бөҗәкләр, чүп үләннәре басып алмасын өчен киң фитосанитар тикшерү эшләре алып бара,-ди дәүләт инспекторы Айрат Хәмиев. –Бәрәңге, башка яшелчәләр, җиләк-җимеш бакчаларын, иген культуралары басуларын тиешенчә эшкәртү белән беррәттән, төрле йогышлы авырлардан саклау, кисәтүгә игътибарлы булыйк. Район өчен чит-ят бөҗәкләр, чүп үләннәренә тап булсагыз Казанга 277-69-26 телефоны аша хәбәр итегез. Электрон адрес: E-mail: karantin.rt@mail.ru
Дәүләт Ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин белдерүенчә, 5 кешелек коллектив Татарстанның 8 районында ветеринария халәтен күз уңында тота. Быел алар Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында планлы 9, планнан тыш 33 тикшерү үткәргән. Планлаштырылган тикшерүләр һәм планнан тыш урыннарга чыгып документаль тикшерүләр җирле прокуратура белән килештерелә. Алар нәтиҗәсендә 18 предписание язылган, таләп-кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 116 мең сумлык 23 протокол рәсмиләштерелгән.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Хәйрия Фонды Татарстанда 2007 елда оешып эшли башлады. Апас районында да бу саваплы эш шул ук елны башланды. Хәйриячеләр, район инвесторлары ярдәме белән менә быел да Сабантуй аланында беренче сыйныфка укырга барачак йөздән артык сабыйга мәктәп әсбаплары салынган укучы портфельләре бүләк иттеләр, “Зөя” агрофирмасы җитәкчелеге моңа 50 мең сумнан артык акча юнәлтте.
22 август көнне Биеш мәктәбенең физик хәзерлек укытучысы Рамил Мөхетдинов һәм Апасыбызның иң чибәр, иң гүзәл кызы Регина Салавиева никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь гаилә киләчәктә дә районда төпләнеп калып, туган төбәгебезнең үсеше өчен өлеш кертәчәк. 
Район хезмәтчәннәре 23 августта чөгендер басуларына чыктылар. Бу культура агрофирма басуларында күпләп игелә: Горбунов берләшмәсендә-840, “Апас”та-567, “Йомралы”да-700 һәм Әлмәндәр берләшмәсендә 840 гектар мәйдан били. Барлыгы-2947 гектарда быелгы уңыш булырга ошаган. Беренче 10 гектар чөгендер җирдән казып алынды-әлегә биологик уңыш 1 гектарга 360 центнер тирәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International