ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

– Апас «Туган якны өйрәнү» музее күргәзмә стендлары, аудио-видеоархивында безнең якта очраучы һәм яшәүче 50 дән артык кошның карачкыларын күрергә һәм аларның тавышларын да ишетергә мөмкин. Рәсемен, исемен күрмичә генә ун кош тавышыннан сигезен таныган актив тамашачыга-бу күбрәк мәктәп балаларына кагыла-музей дирекциясе үз фондыннан, иганәче-меценатлар ярдәме белән кечкенә генә бүләкләр бирә. Иң күп кошлар һәм аларны тавышыннан танучы тапкыр экскурсантлар Черкен ягыннан,-ди директор Рәмис Ногманов.

Кош карачкыларын бозылмасын, көя төшмәсен өчен кешегә зарарсыз биопрепаратлар белән айга ике тапкыр эшкәртеп, тузанын чистартып торалар.


25
август, 2015 ел
сишәмбе
21 августта Апаста үткән спортчылар, физик культура хезмәткәрләренең еллык йомгаклау җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимиров, яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин бер төркем алдынгыларга тынгысыз хезмәт нәтиҗәләре өчен Рәхмәт Хатлары, Грамота-Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. ДЮСШ тренерлары Илдус Садриев белән Рәмис Гыйззәтов “Татарстанның спорт һәм физик культура отличнигы” күкрәк билгесе, Марсель Хисамов “Бөек Җиңүгә-70 ел” медале белән бүләкләнде. Тантаналы өлештән соң җитәкчеләр, тренерлар, физкультура укытучылары берничә командага бүленеп мини-футболда ярыштылар.
Районда белем бирүнең сыйфатын арттыру өстендә зур эш алып барыла. Әйтергә кирәк, дөнья бик тиз үзгәрә, алга бара, технологияләр туктаусыз яңара. Мондый шартларда бер урында тукталып тору һич мөмкин түгел. Шулай ук белем бирүненең сыйфатын арттыруны да яңа педагогик технологияләрдән башка тормышка ашырып булмый. Район укытучылары, тәрбиячеләре замана таләпләренә туры китереп, дәрес, тәрбия програмассында да махсус алымнар кулланып эшлиләр.
Уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр “Игътибар: балалар!” профилактика чарасы игълан ителде.
Дәүләт Казна учреждениесенең  Буа урман хуҗалыгы Төбәк Черкене участок лесничие Иван Михайлович Иванов җавап хәбәр иткәнчә, төзелеш өчен агач материалы кирәк булса, Дәүләт Казна Учреждениесенең (ГКУ) Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллиннга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел: 8(84374) 31-0-81, адресы: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 85 йорт. 

24
август, 2015 ел
дүшәмбе

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

Ул социаль объектлар белән танышканнан соң сораулары булган апаслыларны кабул итте. Аннан соң социаль хезмәткәрләр, төрле өлкә вәкилләре белән очрашып сөйләшү үткәрде.

 – Апас елдан ел матурлана, яшәү шартлары яхшыра. Сезнең эш белән мин канәгать, - диде республика кунагы.

Апас ягыннан килүчеләрне андагы язулар ашыкмаска өндәсә, Черкен ягыннан юл тотучыларга ул районыбыз үзәген – Апасны күрсәтә. Һәрбарчабызга хәерле, имин юллар булсын!
Апаста 19 августта үткән дүртенче “Зәлидә” кичәсенә килүчеләрне Мәдәният йорты фойесына чакырдылар.
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда зур көрәш бәйгесе үтте. Биредә зал тутырып диярлек тамашачы җыелган. - Татарча көрәш ярышлары өчен бу гайре табигый булмаган хәл. Татарстан чемпионаты кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә дә әлеге мәшһүр көрәш сараена моның кадәр халык җыелганы юк. Ә “Батырлар бәйгесе” җыя алды. Димәк, соңгы тапкыр моннан өч ел элек уздырылган тамаша сагындырган, дип яза intertat.ru.

21
август, 2015 ел
җомга
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Данис Гайфетдинов Сочида 2014 елда узган Олимпия уеннарында 3 айлык хезмәт командировкасында үзен яхшы яктан гына таныткан. 18 августта район эчке эшләр бүлегенең иртәнге киңәшмәсендә аңа хезмәттәшләре алдында Россия Президентының Рәхмәт Хаты һәм истәлекле медаль тапшырылды. Иртәнге киңәшмәдә быел Казанда  июль-август айларында су спорты дөнья чемпионаты объектларында тәртип саклаган район эчке эшләр бүлегенең тагын сигез хезмәткәре дә бүләкләнде. Рәхмәт Хатлары, Грамоталарга Татартан Эчке эшләр министры Артем Хохорин кул куйган. Котлыйбыз, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International