ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Апас үзәгендә Республика көне уңаеннан үткән бәйрәмдә районның мәдәният хезмәткәрләре дә берничә айлык иҗади эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Беренче урынга – Борнаш мәдәният йорты, Карабай авылы клубы, икенче урынга – Иске Йомралы мәдәният йорты, Идрәз авылы клубы, өченче урынга Кормаш мәдәният йорты лаек булды. Гран-при иясе – Танай-Турай авылы мәдәният йорты. “Тамашачы мәхәббәте” номинациясенә Акхуҗа авыл клубы ия. 
“Свияга” берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсе механизаторы Илдар Шәвәлиев Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы исеме бирелде. Котлыйбыз! Алга таба да исәнлек-саулак, уңышлар теләп калабыз.

Борнаш мәктәбе коллективы яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү буенча республикакүләм бәйгенең зона этабында икенче урынга лаек булды

Менә өченче ел инде Борнаш урта мәктәбе коллективы уку елын яңа, заманча мәктәптә каршылый. Укучылар кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, иртәдән үк бәйрәм тантанасына ашыкты. Бәйрәм шатлыгы җылы кояш нурларына күмелде. Быел биредә 1 класска тугыз укучы керде.

Апас егете Раил Галиәкбәров һәм Каратун кызы Рәзилә Шиһабиева Кызыл туйларын билгеләп үтте. Яшьләр киләчәктә туган төбәгебездә калып, районыбызның үсеше өчен өлеш кертергә ниятли.

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кызыл Тау авылында республикакүләм программага нигезләнеп төзелгән яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Бина үз эченә фельшер-акушерлык пунктын, китапханәне һәм авыл җирлегенең эш бүлмәләрен алган. Бу хакта тулырак – газетабыз битләрендә.
Кечкенә генә кызчыкта шулкадәр талант булуына мин гаҗәпләнә һәм соклана идем. Ул бик матур итеп җырлый да, бии дә, искиткеч сәнгатьле итеп шигырь дә сөйли. Бактың исә, бик тә яхшы әңгәмәдәш тә икән әле Ильмира. Мин чакырган вакытка редакциягә килеп үзе турында тәфсилләп сөйләп тә китте. Быел Апас урта мәктәбенең бишенче сыйныфына укырга бара икән.
Алар арасында уку алдынгылары, иң оста спортчылар һәм әти-әни назыннан мәхрүм булган, тәрбиягә алынган балалар бар. Балаларның тәэсирләре, әлеге ялны оештыручыларга рәхмәт хисләре  хакында газетабыз битләреннән укыгыз.

Дәвеш мәктәбе директорына дәрәҗәле исем бирелде.

Апас районында быел барлыгы 1796 бала мәктәп парталары артына утырачак. Шуларның 202се беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Районда 10 урта, тугыз төп, җиде башлангыч һәм 36 балалар бакчасы эшләп килә. Шулай ук барлык балалар бакчалары да бүген нәниләр кабул итә башлый. Хәерле сәгатьтә! Барысы да уңышлы булсын!

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Республика көне уңаеннан районда зур бәйрәм булды. Чөнки бу бәйрәм үз эченә күп төрле истәлекле даталарны алган иде. ТАССР төзелүгә – 95 ел, Татарстан Республикасына – 25 ел, ә инде туган төбәгебез Апас районы оешуга 85 ел булды. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, якташыбыз “АК Барс” банк идарәсе рәисе Роберт Миңгалиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International