ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев Хәербанәт әбине тәбрикләп, җылы сүзләрен җиткерде.
– Һәр атнада уза торган шимбә планеркасыннан соң мин иртәнге 8-9 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итәчәкмен. Бу кабул итүләрдә прокурор, полиция вәкилләре дә булачак. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга шунда ук җавабын да алырлар, фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерерләр, – диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин,  25 март көнне район хакимиятенең актлар залында районыбызның кече һәм урта  бизнес вәкилләре белән очрашуда.
Район Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләре һәркемнең күз алдында диярлек. Районда узган мөһим чаралар, бәйрәмнәр алардан башка узмый. Бүген район Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан без район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– 13-15 март көннәрендә Питрәчтә республикабызның яшь көрәшчеләренең унынчы Спартакиадасы узды. Биредә Апас мәктәбеннән Адел Салаватуллин, Данил Нәҗмиев үз үлчәү категорияләрендә (45-50 килограмм) беренче урыннарны яуладылар. Мөсәвир Минһаҗев (70 килограмм) өченче урынга, Биеш мәктәбеннән Раил Фәсхетдинов (60 килограмм) дүртенче урынга лаек булдылар , – дип хәбәр тренер Ринат Гыйламов.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Президенты Владимир Путин "Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында"гы Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Язгы каникул көннәрендә “Алтын алка” боз сараенда массалы шуу вакытлары.

Көнчыгыш календаре буенча 21 март – көн белән төн тигезләшкәндә яңа елның башы булган. Нәүрүз мөбарәкбад! Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез Нәүрүз бәйрәмендә бер-берсен шулай сәламләгәннәр. Бу милли бәйрәмебез онытылмый, елдан-ел камилләшә, яңара. Аны хәзер һәр авылда, клубларда үткәрәләр. Биредә яшьләр дә, өлкән буын да актив катнаша. Буыннардан буыннарга әнә шулай күчә олуг бәйрәмебез.
24 март Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки 1882 елда нәкъ менә шушы көнне Роберт Кох туберкулезны кузгатучы таякчыкларны уйлап таба. Туберкулез – кешелек дөньясында билгеле булган иң борынгы йогышлы авыруларның берсе. Бүген дә аңа каршы көрәш актуальлеген югалтмый. Дөньяда ел саен миллиардлаган кеше туберкулез  йоктыра, 20 миллионнан артыгы шушы авырудан интегә, 4-5 миллионы бу инфекциядән үлә.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
27 мартта, 10.00 сәгатьтә республиканың пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Эдуард Вафин видеоконференция режимында кабул итүләр үткәрә. Сораулары булган райондашларга 24 мартка кадәр алдан язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International