ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Апаста үзәк һәм Җиңү паркларында зур реконструкция эшләре узган елны ук башланды. Бу 5 гектарлык территорияләрнең яңартылган проектында чәчәк клумбалары, кечкенә күлләр, фонтаннар һәм һәйкәлләр композициясе дә бар. Яктырту системасы, балалар һәм олыларга ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары, юл-тротуарлар да заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткереләчәк. Язгы-көзге чорда районда 2 меңнән артык агач-куаклар, чәчәкләр утыртылачак.
Районга Татарстан һәм Россия бюджетыннан быелгы язгы чәчүне тиешенчә үткәрү өчен  30 миллион сумлык аерым субсидия күчерелде. Шул акчаларга якын көннәрдә хуҗалыклар, фермерларга  2000 тонна катнаш ашламалар кайтарылачак. Көннәр шулай торса, быел басуларга март ае ахырында ук чыгу ихтималы бик зур.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче  елның 15 нче мартында район җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум көне.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында әлеге конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү күздә тотыла
Районда 2015 ел язгы ташуга әзерлек, көтелмәгән очракларны кисәтү буенча 10 кешелек гадәттән тыш комиссия (КЧС) оештырылды. Аның рәисе-район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов. Комиссия секретаре Айдар Галләмиев сүзләренчә, быелгы ташуны исән-имин үткәреп җибәрү өчен планлы әзерлек бара. Зур күперләр, елгаларда боз тыгылу ихтималын күздә тотып, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы, сулыкларда боз шартлатучы хәрбиләр белән элемтә урнаштырылган. Су басу куркынычы булган елгаларда, буаларда  күзәтү постлары булдырылган. Авыл җирлекләре вәкилләре, коткаручылар катнашында барлык су агу урыннары, күперләр һәм буалар торышына тикшерү үткәрелә.
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 1 “А” классында “Әлифба бәйрәме” узды. Укучыларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр дә килде. Балалар үзләренең белем дөньясындагы тәүге сәләтләрен, уңышларын күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
«Сәләт» балалар иҗат үзәге педогогы Миләүшә Алиуллина  район мәдәният бүлеге һәм Апас «Мушкетерлар» балалар театры белән бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына А. Васильев пьесасы буенча «Ә таңнар монда тын иде» спектаклен сәхнәгә әзерләде. Спектакльдә 17 яшь үзешчән артист катнашты. Февраль ахырында Кама Тамагында республикакүләм «Иделкәем» смотр-конкурсының зона сайлап алу турында апалылар чыгышын мәртәбәле жюри иң уңышлы дип тапты. Апас балалар театры коллективы сайлап алу турының дипломаты булып танылды. Алар Апасноябр аеда  данын Казан сәхнәсендә яклаячак.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе

Азбаба авылында туып үскән Фәймә әби Курамшина гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Сугыш вакытында Бакырчыда окоп казуда катнашкан– Без күргән авырлыкларны көн-төн сөйләсәң дә бетә торган түгел. Бүгенге көнебез Аллага шөкер, тынычлык кына булсын иде, - ди ул. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев һәм идарәче Илнар Хәсәнов та тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар.Фәймә әби әлеге тәбрикләүләргә бик шатланды, чын йөрәгеннән олы рәхмәтләрен җиткерде.

Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Шамиль Гафаров һәм  Кама Тамагы һәм Апас районнары пенсия фонды җитәкчесе И.И.Гыйлметдинов тапшырдылар, әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың  белем алуына  тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үттеләр, үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Алар 11-12 март көннәрендә район авыл җирлекләрендә эвакуация пунктлары эшен җәелдерү, гражданнар иминлеген тәэмин итү буенча чараларның нәтиҗәлелеген һәм тулаем әзерлекне тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International