2015нче елның 15нче мартында район җирлекләрендә үзара салым кертү буенча җирле референдумнар оешкан төстә һәм сайлаучыларның активлыгы белән үтте.
Барлык участокларда да референдумнар үтте һәм гамәлгә яраклы дип табылды.
Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы белән хәзер югары медицина уку йортларында 10 апаслы укый. Алар диплом алгач районга кайтып эшкә урнашырга тиеш, дүрт яклы килешүдә шулай күрсәтелгән. Апаска кайтмасалар, алар республика бюджетыннан түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш була. Бүген район үзәк хастаханәсе, поликлиникада 39 табиб, 196 урта буын белгеч эшли. Хезмәт күрсәтүче һәм кече буын медицина хезмәткәрләре-83 кеше. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы узган елда 37106, урта буын белгечләрнеке 19095 сум, кече буын хезмәткәрләрнеке 11315 сум тәшкил итте, – ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.
-Моннан 9 ел элек 13 яшьлек балабыз Раил урын өстендә калды. Аны терелтер, аякка бастырыр өчен кайларга гына бармадык, барысы да файдасыз, шулай язгандыр инде дип, язмышыбыз белән килешергә булдык. Безгә бик авыр чакларда район табиблары, авылыбыз шәфкать туташы, барлык туганнарыбыз улыбыз өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләделәр, рәхмәт барыгызга да.
Фронттан килгән хатлар... Әнисенең амәнәте буенча бик кадерле ядкарь итеп саклый аны Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина.
– Инде саргаеп, төсләрен җуйган булсалар да, ул хатлардан әти җылысы бөркеләдер кебек. Ул хатларны укыганда әти тавышы ишетеләдер сыман. Алып укымаган көнем бар микән. Андагы һәр җөмләне яттан белсәм дә, шуңа үреләсе, төргәкне сүтәсе, хәтер төпкеленнән әтиле бер генә көнне булса да якынайтасы килә, – ди ул әрнеп.