ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 7 февраль көнне  сәгать 13:30 да район мәдәният йортында студентлар белән очрашу булачак. Очрашуны район башлыгы Рәшид Заһидуллин үткәрә. Районыбызның студентларын көтеп калабыз!

2014 елда онкологик авыруларга дучар булган 92 кеше теркәлгән. Авыру иң күбе 75-79 яшьтә баш калкыткан. Шулай ук 35-39 яшьлекләр арасында да, яшь балалар арасында да чирләүчеләр күзәтелә. Узган ел онкологик авыру белән ир-атлар күбрәк чирләгән. Бүген – онкологик авыруларга каршы көрәш көне. Бу коточкыч ваемсыз авыруга каршы һәрчак көрәшеп яшәргә кирәк. Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм вакытында табибка күренү кирәк.
2015 ел - Рәсәй Президенты тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Нәкъ менә шушы чирдән үлүчеләр саны елдан-ел арта. Районда үлем очракларының 52,7 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә. Атна саен ике-өч кеше ашыгыч рәвештә Буа дәвалау үзәгенә җибәрелә. Бу чирдән ничек ераграк торырга? Гомерне озынайту юллары бармы?

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бу уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Рәшидә әбине туган көне белән котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.
Россия Хөкүмәте пенсионерлырны янә куандырмакчы – 1 февральдән алар күбрәк акча ала башлаячак. Узган елның инфляциясен истә тотып, пенсияне 6,5 процентка арттырачаклар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында комиссияләрне киметү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. Бер төркем кулланучылар инде 1 февральдән барлык хезмәтләр өчен түләүләрне, гомумән, комиссиясез башкара ала.

Апас авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Камалетдин Сәләхетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Утны-суны кичкән, бүген якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүче ветеран Рәсәй Президентының Котлау хатына һәм район башлыгының истәлекле бүләгенә ихластан рәхмәтен ирештерде.

Республикада һәр 45нче кеше яман шештән интегә, ди Идел буе баш онкологы Рөстәм Хәсәнов. Бүген Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе уздырылды. 2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Әлеге саннарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы, Идел буе федераль округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов китерде. Аның сүзләренә караганда, яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Кичәге көчле бураннан соң иртән Апас тынып калган  сыман иде. Апас урамнары юллары чистартылган, көн дә җылынып киткән. Үз йортлары белән яшәүчеләр исә бүген иртәрәк торып, капка төпләрендә сукмак салырга да өлгергәннәрдер, мөгаен. Тик шулай да Апаста бу сәгатьләрдә янәдән кар төшә башлады. Татарстан Гидрометүзәгендә әлегә көчле штормның көн азагына кадәр саклануын хәбәр итәләр. Апаста бүген көчле явым-төшемнәр, бозлы яңгыр, юеш кар булуы көтелә. Җил секундына 24 м тизлектә исә. Юлларда көчле бозлавык, кар көртләре саклана. Сак булыгыз!

2015 елда укучылар БДИне берничә этапта тапшырачаклар. Беренче чиратта, барлык чыгарылыш укучылары (шулай ук башка еллардагы чыгарылышлар) 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр. БДИны тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Башка еллардагы чыгарылышлар  өчен рус теле һәм география буенча имтихан 14 февральдә үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде. Аннан “БДИ-2015” алдан бирү этабы һәм төп этап схемасы буенча барачак. Алдан бирү этабы математика фәне буенча 23 мартта старт алса, 24 апрельдә (резерв көне) тәмамлана. Төп этап география һәм әдәбияттан имтихан белән 25 майда башлана, рус теленнән имтихан 28 майда. Быел математика буенча БДИ ике дәрәҗәле: база (1июнь) һәм профильле (4июнь) булачак. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз алдында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керүчеләр профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш булачак.

“БДИ-2015” кампаниясе 26 июньдә төгәлләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International