ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга

Апаслылар бәйрәм көннәрендә музейлардагы экспозицияләр белән танышырга мөмкиннәр. Апас «Туган төбәкне өйрәнү», Тутайдагы Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музейлары 2-11 январьда иртәнге тугыздан 13.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Апас музенда «Борынгы Апас» «Безнең спортчылар», «Бөек Ватан сугышы» экспозицияләре яңа экспонатлар белән баетыла. Мәктәп балаларына, студентларга керү-ирекле.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Апаснын ин матур чыршысын сайлыйбыз

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
25 декабрьдә, 16.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршы ачыла. Кыш бабай һәм Кар кызы, урман кунаклары сезне бәйрәмгә көтеп кала.
Яңа ел бэйрэмнэрендэ Алтын Алка боз сарае 2015 елның 1, 2, 4, 7 гыйнварда 13.00 сэгатьтэн  14.00 га кадэр хэм 20.00 сэгатьтэн 21.00 га кадэр эшлиячэк.
2015 елның 3, 5, 6, 8, 9, 10, 11гыйнвар көннәрендә   20.00 сэгатьтэн 21.00 га кадәр боз сараеның ишекләре сезнең өчен ачык булачак.

Апасның көрәшче егете Ленар Вәлиуллин армиядән кайтты. Кече Бакырчы егете Ленар Вәлиуллин Екатеринбург шәһәрендә элемтә хәрби частенда хезмәт итте. Бик күп көрәш ярышларында җиңү яулаган егет армиядә дә сынатмады. Әти-әнисенә шундый кыю, батыр егет үстергәннәре өчен Рәхмәт хаты килде, үзе отличник билгесенә лаек булды, кече сержант дәрәҗәсе белән кайтты.

Апас көрәшчесе Радик Фәсхетдинов үз турнирын үткәрде.Радик Фәсхетдинов призларына беренче тапкыр үткәрелгән районкүләм көрәш турнирында 11 команда, 75 яшь көрәшче катнашты. Команда беренчелегендә Апас, Кызылтау һәм Кильдураз мәктәпләре вәкилләре җиңде.


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Казан Федераль университетының 4нче, 5нче курсында 25 бала белем ала. Алар уку йортының төрле факультетларында төрле юнәлеш буенча һөнәр үзләштерә. Икенче тапкыр оештырылучы очрашуда студентлар җитәкчелеккә кызыксындарган сорауларына җаваплар ишеттеләр. Иң актив студентлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ахырдан район башлыгы Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка истәлекле бүләк тапшырды. Университетның символик бүләге район башлыгына да бирелде. Киләчәгебез яшьләребез кулында. Шуңа да бүгенге тормышыбызда яшьләрнең белемле, креатив, талантлы, үткен һәм тәрбияле булулары мөһим. Тиздән кулларына диплом алучы яшьләребезгә  уңышлар телибез һәм киләчәктә туган ягыбызга тугры хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз.

Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкаланың Совет районы “Казан” агропромышленность паркында ярминкәдә катнаштылар. Алар үзебезнең районда җитештерелгән икмәк, яшелчә, ит һәм башка төр авыл хуҗалыгы азык-төлек продукциясе тәкъдим иттеләр. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе катнашып, сатып алучылар белән якыннан аралашты. Сатып алучылар да бик канәгать булып, апаслыларга зур рәхмәтләрен җиткереп калдылар.
Ветеран Саимә апа Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу уңайдан, бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин хәзергесе вакытта Казан шәһәрендә балалары янәшәсендә яшәүче Саимә апа янында булып, Россия Президентының котлау хатын һәм үз исеменнән истәлекле бүләген, чәчәк бәйләмен тапшырып, иң изге теләкләрен җиткереп кайтты.
Апас районы җирлегендә 936 километр электр линиясе, 282 трансформатор пункты, 4 подстанция исәпләнә. Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас электр челтәре коллективында бүген 48 кеше хезмәт күрсәтә. Бердәм, дус коллективның уңышлары бихисап. Агымдагы елда 6 километр 400 метрда һава линияләренә капиталь ремонт үткәрелгән, 32 километрдан  артык линия реконструкцияләнгән, бу линияләргә 154 абонент тоташтырылган, шактый күләмдә эксплутацион эш башкарылган, яңа линияләр өстәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International