ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Буа электр челтәрләре буенча сигез район арасында төрле бәйгеләр уздырыла. Апас электромонтерлары биредә дә сынатмыйлар. Бригадалар арасында безнекеләр – Азат Абделвәлиев, Евгений Прохоров, Руслан Исмәгыйлев, Рәдис Сөнгатуллиннар беренче урынны алып “Иң яхшы электромонтерлар” булып танылганнар.
Чүпрәле районы Сабантуйларында 12 тапкыр баш батыр булып калган Мәсъгүд Хөснетдинов үз приз-Кубогына үткәргән Тау ягы милли көрәш турнирында Апастан көрәшче Рафаэль Хәсәнов белән районның яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин үз үлчәмнәрендә беренчелекне яулап кайттылар.

Районның «Зөя» хоккей командасы Татарстан чемпионатында лидер.

12 декабрьдә үз бозында ул Казанның «Факел» хоккей клубы командасын 2:1 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасында беренче «бишлек»кә үтте. «Факел» узган елгы чемпионатның финал ярышларында икенче урын яулаган иде.
Апаста агропарк төзелеше башланды.Апаста Әппәз сазлыгы янәшәсендәге мәйданга-булачак төбәкара Агропаркка- тимер-бетон субайны сугып җиргә бик тирәнгә батырырга  сәләтле махсус машина, экскаваторлар, башка төр көчле техника кайтарылды. Төзелешнең подрядчысы, район төзелеш ширкәте җитәкчесе Фәнис Сафиуллин агропаркның гомуми мәйданы 1 гектардан артык булачак дип белдерә.

19
декабрь, 2014 ел
җомга

Район юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе машина йөртүчеләргә бүген аеруча сак йөрергә киңәш итә.


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
19 декабрь көнне Биеш мәктәбе базасында төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында волейбол буенча ярышлар узачак. Ярышлар сәгать 10.00 да башлана. Рәхим итегез!

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Апас районы ветераннар советының президиум утырышы булды. Биредә эшләнгән эшләр, үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Президиум әгъзаларының һәркайсы чыгыш ясап, үз фикерен-тәкъдимен җиткерде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәзерләнәсе чараларга аерым басым ясалды.

12
декабрь, 2014 ел
җомга

 

Татарстан Хөкүмәте шәһәрләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм район үзәкләрендә, авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысы бизәлеше, Яңа ел бәйрәмен каршылау буенча 8, 6 миллион сумлык махсус бүләк фонды булдырды. Казаннан комиссия урыннарга 20 декабрь-25 январьда чыгачак, республика конкурсы зоналарга бүлеп үткәреләчәк.

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Конституция – ул илнең төп Законы.

Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә гражданнар тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телим.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның  13 декабрендә 07.00 сәгатьтә  район Советы һәм Башкарма Комитетының  утырышлар залында  икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының  45нче утырышы узачак.
Көн тәртибендәге төп мәсъәлә булып Апас муниципаль районының 2015 нче елга, 2016 – 2017 нче еллар план чорына Апас муниципаль районының бюджеты каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International