ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Республикакүләм “Авыл мәктәпләре” программасы нигезендә Апас урта мәктәбендә төзекләндерү эшләре башланып китте.

Хәзерге вакытта анда тәрәзәләр алмаштырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин төзекләндерү эшләрен оешкан төстә һәм сыйфатлы алып бару, балаларның укуына комачаулык тудырмау, аларның хәвефсезлеген тәэмин итү бурычын куйды.

– Балалар мәктәптә булганда бер генә эш тә алып барылмасын. Дәресләр тиешенчә үтсен, – диде ул.

Апас район хастаханәсенең поликлиника һәм терапия бүлекләрендә капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин терапия бүлеген ачуда катнашты. Табиблар белән очрашып, барлык бүлмәләрне карап чыкты.

27 ноябрь 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Себерчедә гомер итүче Екатерина Петровна Ильинаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин 90яшьлек юбилее белән котлады . Ул аңа Рәсәй Президентының котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук авыл Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин да юбилярны тәбрикләп бүләкләде.

Екатерина Петровна сугыш чорының ачысын-төчесен татыган, комбайнер булып аннан фермада эшләгән. – Хәзерге тормыш бик әйбәт, муллыкта рәхәттә яшибез. Тик еллар гына узып киткән. Мине котлаучы җитәкчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, эшләрендә, йөргән юлларында уңышлар телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, без күргән михнәтләрне балаларыбыз, оныкларыбызга күрергә язмасын, - ди юбиляр.

Күпфункцияле үзәк директоры Гөлчәчәк Ахманованы район башлыгы юбилее белән котлады. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшендә зур уңышлар теләде. Шулай ук Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин терапия бүлеген ачуда катнашты. Табиблар белән очрашып, барлык бүлмәләрне карап чыкты.

 – Эш урыннарыгыз якты, җылы, матур булган. Авыруларга да сездән шундый җылылык бөркелсен. Һәрбер кеше белән аңлашып, матур гына эшләгез, – диде ул. 

27 ноябрь 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге оештырган кичә эчтәлекле дә, тәэсирле дә булды. 


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Җир йөзендә энидән дә якын, әнидән дә рәхимле мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Хөрмәтле әниләребез! Сез дөньяда матур сөйкемле, тыйнак, түземле кешеләр. Кыен чакларда  да, шатлыгыбыз булса да без иң элек сезне искә алабыз. “Әни” сүзен әйткәндә дә куңелләр нечкәрә. Сабырлыкта, түземлектә, миһербанлыкта тиңдәшсез булган олы затларны – аналарны бәйрәм белән тәбрик итәм. Озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар бәхете телим.

Рәшид Заһидуллин, муниөипаль  район башлыгы.

Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Иң беренче закон сагында торучыларга сүз бирелде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин узган атна эчендә районда закон бозу очраклары белән таныштырды.

Район үзәк китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан “Бар дөньяны урап алырга, җитә сездә булган җылылык” дип исемләнгән кичә узды. Кунакка чакырылган әниләр алдында Апас урта мәктәбеннән Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары да чыгыш ясадылар. Әниләр өчен төрле кызыклы уеннар да оештырылган иде. Алар үзләре дә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International