ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Физик затларның күчемсез милке-йорт-фатирлар, башка корылмаларга 2015 елдан салым артудан Татарстан бюджетына шактый өстәмә акчалар керүе көтелә,-диде хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан салым хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Ул 2016 ел башыннан түләнергә тиеш. Пенсионерлар һәм тагын берничә категория гражданнар өчен күчемсез милеккә салым ташламалары саклана.

9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан, Янгелде авылында гомер итүче, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов кунаклар һәм котлаулар кабул итә.

Апас районыннан быелгы көзге-кышкы чакырылышта 29 яшь егет хәрби хезмәткә озатылды. Тагын 10 ир-егет повестка көтә.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014-2015 уку елларында мәктәп Спартакидасы программасына 10 га якын спорт төре керә. Бу уку елы башыннан инде 15 кә якын төрле ярышлар уздырылды. Чираттагысы-баскетбол буенча ярышлар ике көн рәттән Апас мәктәбе спорт залында үтте.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм – Каз өмәсе быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте. Урамда ярминкә гөрләде, ә мәдәният йорты фойесында чын-чынлап каз өмәсе иде. Әнәле чишмәсенә барып каз юып кайту, авыл җирлекләре хәзерләгән чәй өстәлләре артында милли ризыклар белән сыйлану һәркемнең күңеленә хуш килде. “Каз бәлеше бәхет өләшә” дип исемләнгән театральләшкән тамашаны да тамашачы яратып кабул итте.


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Сәет абый Галиев Чүрибураш авылының хөрмәтле кешесе. Гомер буе сугыш яраларыннан сызланып яшәсә дә, бер генә дә сер бирми, сиздерми ул. Еллар үтә... Бүген аңа – 90 яшь. Бу уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Сәет абыйны олуг юбилее белән чын күңеленнән котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Бүген узган җомга киңәшмәсендә Исламова Лилия Рушан кызына озак еллар Апас муниципаль районының банк системасы үсешенә нәтиҗәле, лаеклы өлеш керткәне өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллин исәнлек-саулык, уңышлар теләп, Рәхмәт хаты тапшырды.

Гатауллина Ләйсәнә Тәфкил кызы озак еллар район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә намуслы хезмәт куя. Аның нәтиҗәле хезмәтенә республикада зур хөрмәт белән карыйлар. Бу көннәрдә аңа Татарстан Республикасының икътисад министрының Мактау Грамотасы килде. Олы бүләкне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда тапшырды.
4 декабрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Газинур Галимов Апас районында халык кабул итүләре үткәрде. Ике райондашыбыз үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте һәм урында ук җаваплар алды.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

3 декабрьдә билгеләнеп үтүче “Билгесез солдат” көне уңаеннан “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә үзенчәлекле чара узды. Миләүшә Алиуллина аграр көллият һәм Апас урта мәктәбе укучылары алдында бу искә алу көненең тарихы турында сөйләде. Дан музеенда Әгъзам Хәмидуллин чыгышы да эчтәлекле булды. Аннан мемориаль комплекска венок куелды. Яу кырында ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International