Иске Әнәле авылында яшәүче Хәербәнәт әби Хәбибуллинага 95 яшь тулды. Өлкән яшьтәге райондашыбызга олуг юбилее уңаеннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
1 декабрьдә, “Бердәм Россия” партиясе оешуга 13 ел тулган көнне, партиясенең Апас җирле бүлеге бердәм кабул итү көне үткәрә. Халыкны район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин кабул итә. Җәмәгать кабул итүләре Апас, Совет урамы, 2 йорт адресы буенча үтә. Алдан язылу өчен телефон – 21-3-18, 21-3-52. Бу көнне шулай ук партиянең һәр беренчел бүлегендә, авыл җирлекләрендә авыл җирлеге башлыклары, бүлекнең беренчел секретарьлары тарафыннан кабул итүләр була.
1 декабрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлегендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә 45нче номерлы Апас сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кабул итүләр үткәрә. Кабул итүләр Апас, Совет урамы, 2 йорт адресы буенча үтә. Алдан язылу өчен телефон – 21-3-18, 21-3-52.
Роза Фатыйх кызы Адаматова үзенең олуг бәйрәмен каршылады. Буа картлар йортында тәрбияләнүче Роза апаны район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук юбилярның чордашлары, элеккеге хезмәттәшләре, район ветераннар советыннан Мәнфүсә Хәкимҗанова, Даймә Тимеркәева, Ринат Салахов, Расыйх Латыйповлар да Роза апага бүләкләрен тапшырып, хәл-әхвәлен белештеләр, хатирәләрен яңарттылар.