ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

14 ноябрьдә көзге чакырылыштан беренче төркем Апас егетләре армия сафларына киттеләр. Тәүгелдедән Ренат Гыймадиев, Аюкөйдергәннән Рафил Мәрдәнов, Кормаштан Илдар Сәлимов, Апастан Илназ Халиков, Бакырчыдан Риназ Шәфигуллин, Урта Балтайдан Фаил Шакиров, Апастан Равил Шәкуровка хәерле юл, исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез.

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануга 25 ел тулу истәлегенә бу коточкыч хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга медальләр тапшырылды. Таш кыялар арасында кичергән газаплар бүген дә йөрәкләрендә сыкрый, минут эчендә күз алдында өзелгән яшь гомерләр бер генә дә исләреннән чыкмый аларның.

 

Бүген, район хакимиятендә үткән җомга киңәшмәсендә районыбызның олы хөрмәт иясе, сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллинга район башлыгы Рәшид Заһидуллин Беларусь Республикасын немец-фашист басып алучыларыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан күрсәткән батырлыгы өчен медаль һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенконың котлау хатын тапшырды.

 


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

7 ноябрь – Рәсәйдә Хәрби дан көне буларак үтте. Ул 1941 елда үткән хәрби парад хөрмәтенә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге тарихи көн уңаеннан районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде. Район башлыгы һәм җитәкчеләр аларның өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмады.


12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең фоторәссамнар Союзы әгъзасы Фәрит Губаев Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеена үзенең төрле елларда төшерелгән фотосурәтләрен бүләк итте. Моңлы, танылган якташыбызның сурәтләре белән музей тагын да баеды.

 

12 ноябрьдә китапханәләрдә бердәм мәдәният дәресләре үтте. Әлеге чарага үзәк китапханә коллективы да бик теләп кушылды. Белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләр – Апас урта мәктәбенең 1 класс укучылары китапханәчеләр кулыннан мәдәни көндәлекләр алдылар. Балалар бер ел дәвамында музей, театр, китапханә, концерт залларында булып, көндәлекнең махсус битләренә билге-тамгалар куйдырырга тиеш була. Көндәлекне пөхтә һәм эчтәлекле итеп алып барган гаиләләр республикакүләм “Иң яхшы көндәлек”, “Иң мәдәниятле әти-әни” бәйгеләрендә катнашачак.

Кызылтау авылында республикакүләм “Авыл клублары” программасы нигезендә күпфункцияле мәдәният йорты төзеләчәк. Бүген изге дога астында аның беренче эшләре башланып та китте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин урында булып, фатихасын бирде, уңышлар теләде.


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Район социаль яклау үзәге белгечләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән инспекторы “Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм ациясе кысаларында  район мәктәпләрендә наркотик матдәләрнең  зыяны турында әңгәмә-укулар үткәрделәр,  видеороликлар күрсәттеләр.
Бу атналыкта азык-төлек һәм башка төр товарлар сыйфатына аеруча игътибар бирелә.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Районда армия яшендәге 1987-1996 елларда туган 237 ир-егетләр чираттагы хәрби-медицина комиссиясе үтә. Быел 40 апаслы көзге чакырылышта армиягә китәчәк. 10 ноябрьдә Апас Мәдәният йортында узган хәрби хезмәткә чакырылучылар кичәсенә егетләр әти-әниләре, дуслары белән килгән иде.  Районнан армиягә хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркеме бу көннәрдә озатылачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International