ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел – Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.

Свияжский бистәсендә яшәүче Илнар Вәлиев белән Оксана Какунина парлы тормышка аяк бастылар.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга

“Безнећ кадерле ветеран” проекты кысаларында хастаханђлђрдђ сугыш џђм хезмђт ветераннары љчен ућайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Апас њзђк хастаханђсенећ хирургия бњлегендђге ике палатада ветераннар дђва ала инде. Якын кљннђрдђ ућайлы, заманча палаталар терапия бњлегендђ дђ ачылачак. Љлкђннђребез љчен мондый шартлар булдыруда хђйриячелђребез дђ читтђ калмыйлар.

Апасыбыз көннән-көн үзгәрешкә, яңалыкка, матурлыкка омтыла. Район үзәгенә килүчеләр бу көннәрдә тагын бер яңалыкка тап булды. Каратун ягыннан кергәндә яңа эмблема куелды. Әлеге язу Апаска килүче-китүчеләрне иминлек теләп каршы ала, хәерле юл теләп озатып кала.

 

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә “Константин Коротков” теплоходында Идел буйлап круизга китте.

Республика көне – 30 августта башланып, 14 сентябрь – бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әлеге сәяхәт Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча оештырылган. Тарихи урыннар буенча сәяхәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Тутай авылында яшәүче Галия ђби Гыйззђтуллина да бар. 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы– илебезнең мәңгелек йөрәк ярасы ул. Бу круизга ветераннар белән бергә кадетчыларны да алып баруларының максаты – үсеп килүче яшь буынны тарихи үткәнебез белән таныштыру, ачлык-ялангачлык шартларында да сынмаган халкыбыз мисалында патриотизм хисләре тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү.

Апас егете Булат Кашапов белән Чирмешән авылы кызы Эльвира Рәхмәтуллина парлы тормышка аяк бастылар. Яшьләр икесе дә “Свияга” авыл хуќалыгы берләшмәсендә хезмәт итәләр. Язмышларын туган тљбәкләре белән бәйләргә карар кылган яшьләргә район башлыгыныћ Котлау открыткасы џәм истәлекле бњләк тапшырылды. 

Чираттагы җомга киңәшмәсе район мәдәният йортында киң күләмле үтте. Анда төрле тармак җитәкче-белгечләре белән беррәттән, район активы да катнашты. Ягу сезонын башлап җибәрү киңәшмәдә төп мәсьәлә итеп куелды.



4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елың 1 сентябрендә Апас муниөипаль районы ЗАГС бүлеге Дәүләки төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә “Минем кече Ватаным” исемле мероприятиесе оештырылды. Биредә ЗАГС бүлегенең баш белгече А.А.Ибәтуллина чыгышы тыңланылды, “Яратам сине, минем төбәгем” исемле видеоролик каралды. Чара ахырында сыйныфлар арасында конкурс оештырылды. Укучылар мәктәп ишегалды асфальтын матур рәсемнәре белән бизәделәр.

1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген, ягъни 1нче сентябрьдә Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште. Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли. Эшнең барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин якыннан танышты, механизаторларга уңышлар теләде.

1нче сентябрь Олы Бакырчы авылы мәктәбе өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән – мәктәп үзенең укучыларын каршы алса, икенчедән - әлеге мәктәпкә Шәүкәт Галиев исеме бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International