ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2014 ел
шимбә

Бу көн бик күп чараларны, шатлыклы вакыйгаларны үз эченә алды. Азбабада капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу, Ындырчыда халык җыены, Кече Бакырчыда таш юл салыну, Каратунда, Аграр көллияттә, Боз Сарае каршында спорт мәйданчыклары, Әнәледә чишмә, Шонгатыда модульле амбулатория, Зур Күккүздә шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу тантаналары һәркем өчен көтеп алынган бәйрәмгә әйләнде. Ә район мәдәният йорты каршында бәйрәм ярминкәсе, концерт  гөрләде. Район үзешчәннәренең милләтләр дуслыгын, бердәмлеген чагылдырган театраль тамашасын халык яратып кабул итте. Биредә шулай ук соңгы айларда алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән парлар да, парлы тормышка аяк баскан яшь гаилә дә, төрле өлкәдә үз хезмәтләренең алдынгылары да бүләкләнде.

Тантаналарда республикабыз кунаклары – экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

(Тулырак газета битендә).

Кәмәрия әби Хөсәенова Зур Болгаерның бик хөрмәтле акъәбие. Намуслы хезмәте, илгә-көнгә лаек җиде баласы белән дә абруйлы ул. 

 – Хезмәт чыныктырды, эшләгән кеше бәхетле була. Бер эштән дә тайчанмагыз, – ди Кәмәрия әби.

Олуг бәйрәме уңаеннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләген кабул итеп алгач та, ил башлыкларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.


29
август, 2014 ел
җомга

Болынбалыкчы авылыннан Марсель Хәсәнов белән Алинә Сәедова парлы тормышка аяк бастылар. Марсель хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы, ә Алинә терлекчелектә эшли. Авылның киләчәге булган яшь гаиләгә район башлыгы исеменнән изге теләкләр язылган Котлау хатын һәм истәлекле бүләкне район хакимияте аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров тапшырды.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Районга кече елга суднолары федераль хезмәтенең Кама Тамагы участок инспекциясе вәкилләре Илһам Вәлиев белән Татьяна Агибалова килде. 

26
август, 2014 ел
сишәмбе

2014 елныћ икенче яртыеллыгында газета-ќурналларга язылу чорында, “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык ќђмгыяте “Язылучыга Ipad” бђйгесе игълан иткђн иде. Бђйгенећ шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык ќђмгыятенећ кимендђ љч газета журналына язылырга тиешлђр иде. Бђйгедђ сигез райондашыбыз катнашты, ђ ике райондашыбыз – Кабыккњпер мђктђбеннђн Эльмира Гыйбасева белђн Зур Болгаердан Лилия Сибгатуллинаныћ ќићњчелђр исемлегенђ керњлђре безнећ љчен аеруча сљенечле булды. Лилия бала белђн декрет ялында икђн, ђ Эльмираны газетабыз редакторы Гњзђл Хилавиева мђгариф хезмђткђрлђре конференциясендђ, тантаналы шартларда тђбриклђде.

 – Бђйге турында њзебезнећ “Йолдыз”дан укыдым да, ић элек килђсе ел љчен район газетасына, аннан њзем яратып укый торган тагын берничђ газет-журнал язылдым да бђйгедђ катнашуым турында хђбђр ќибђрдем. Нђтиќђсе – минем љчен сљенечле булды, андый бђйгелђрне мин гел карап, књзђтеп барам, катнашырга тырышам, – ди Эльмира.

26 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Конференциянең төп темасы – “Мәгариф системасы үсешендә заманча тенденцияләр” турында иде. 

 

 


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Апас егете Алмаз Хәсәнов белән Балтай кызы Рания Гафиятуллина өчен 22 август истәлекле көн булды. Районда калучы гаилә буларак аларга тантаналы шартларда район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.

Мәхәббәтнең гомере озын булсын,

Чит-ятларга тәрәз ачмагыз.

Бер-берегезгә булган назлы хисне,

Гомерегез буе саклагыз!

Апас авылы егете Илнур Гайфуллин белән Каратун кызы Сүрия Хәлметова парлы тормышка аяк бастылар. Туган төбәкләрендә калырга теләк белдергән яшьләргә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәхет-шатлыклар һәрчак янәшәгездә йөрсен!


22
август, 2014 ел
җомга

Төбәк һәм Табар Черкене авылларының христиан дине тарафдарлары ике зур вакыйга шаһитлары булдылар. 10 августта Төбәк Черкенендә элеккеге, соңыннан колхоз амбары, авыл клубы вазифасын үтәп, 20 ел элек балалар шуклыгы белән янып көлгә әйләнгән чиркәү нигезенә таш куелды.

 – Тиздән бу урында халык иганәсе белән җыелган акчаларга кечерәк кенә яңа Петропавел чиркәве төзелеше башларга ниятләдек, – ди бу изге эш башында торучы, төзелешнең халык приход-Советы башлыгы Галина Экимеева.

 Ә 5 июньдә Табар Черкене зираты урамында бик җыйнак кына итеп төзелгән часовняны ачу тантанасы узды, бу яңа дини корылма халык акчасына төзелде.

 – Авыл халкын берләштереп, изге эш башында торучы Виталий Васильев, ташчылар бригадиры Николай Шашкин, төзүчеләребезгә бик зур рәхмәт, – ди Табар Черкене авыл җирлеге секретаре Ольга Сусарина. Якын көннәрдә часовняда иконалар да урнаштырылачак.

Россия Хөкүмәтенең быелның 15 мартта кабул ителгән Карарына үзгәртмәләр кертелде, – ди район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.   – Анда документларны электрон формада биргән очракта гражданнарны тору урыны буенча миграцион дәүләт исәбенә кую вакыты билгеләнә. Тиешле документларны үзең килеп, кәгазь  вариантта  биргән кебек үк, аларны электрон вариантта тапшырганда да кешене миграция исәбенә кую вакыты хәзер 8 эш көнендә башкарылырга тиеш. Гражданны фиктив исәпкә кую төшенчәсе, бу гамәле өчен гаеплеләргә каралган җәза төрләре ачыклана. Теркәлүнең ялган булып, ул кеше шушы күрсәтелгән адрес буенча яшәмәсә, ул миграция җирле органнары карары белән бу исәптән төшерелә. Фатирда миграция теркәлње узмаган гражданнар яшәгән очракларда миграция хезмәтенә бу хакта мөрәҗәгать итү һәм чара күрү тәртибе аңлатыла. Үз өендә яшђүченең миграция теркәлње булмаган очракларда  фатир хуҗасы  бу хакта дәүләт теркәү органына үзе хәбәр итәргә, махсус гариза (уведомление) тапшырырга тиеш.

Читтән килүчеләр, вакытлыча эш эзләп кайтучыларның район миграция хезмәтендә тиешенчә теркәлүен тәэмин итү халык саны, аның хәрәкәте, демография күрсәткечләреннән тыш безнең иминлек һәм тынычлыгыбыз нигез ташы булуын һичкайчан онытырга ярамый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International