Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган чираттагы җомга киңәшмәсендә янгыннарга юл куймау, балаларның җәйге каникулларын хәвеф-хатәрсез уздыру, чишмәләрне чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында сүз булды. Шулай ук терлекләр өчен витаминлы яфраказык җыю бурычы да куелды.
16 майда Свияжный бистәсе егете Алмаз Мөхәммәтҗанов һәм Апас кызы Лилия Хәбибуллинаның кавышу көннәре. Алар Кызыл туйларын билгеләп үтәләр. Яшьләргә тигез-матур тормыш, саф мәхәббәт телибез.
1966 ел 3 апрель Апаста зур фаҗига... Яңа гына баянчылар һәм хор оештыру курсларын тәмамлап кайтып, беренче һөнәре буенча эшли башлаган Карамасар егете Ядкар Хәяловның явыз, вәхши көнчелек белән Ризатдин яшьлек гомерен өзә. Бу сәләтле егетнең өздереп баянда уйнавын, моңлы җыр тавышын Апаста шул чор кешеләре күңелендә әле дә саклыйдыр. Аңа бары тик 19 яшь... Сәхнәләрдә үзе уйнап, үзе җырлаган “Сәламләү җыры” минем үзешчән репертурымда озак башкарылды.