ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

30 апрельдә, 17.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында районыбызнын үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар катнашында "Балкыш" фестиваленен гала-концерты була. Керү – түләүсез.

9 сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары башланып китте. Алар 29 апрельдә татар теле буенча сынау уза. Апас районында 236 укучы имтиханга килде.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
28нче апрель, ягъни бүген, Апас районына Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Кырым Республикасында Татарстанның вәкаләтле вәкиле Илмир Тимергалиев килде. 
2014нче елның 27нче апрелендә районның шәһәр тибындагы Апас поселогы, Зур Күккүз авыл җирлеге җирлекләре Советларына өстәмә сайлаулар оешкан төстә һәм сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте. Шәһәр тибындагы Апас поселогында “Бердәм Россия” партиясеннән сайланучы Айрат Зиганшин 94,87%

25 апрельдә, район мәдәният йортында, Апас халык театры Ркаил Зәйдулланың "Татарча өйләнү" спектаклен күрсәтте. Тамашачы үзебезнең артистларның чыгышларын бик җылы кабул итте һәм чәчәкләргә күмде.

29 апрельдә, 19.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең концерты була.
Кызыл Тау авыл җирлегендә дә агач утырту көне оешкан төстә узды. Бу көнне ветераннар Советы белән берлектә 110 төп агач утыртылды.

            2014нчы елның 27нче апрелендә районның Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Зур Күккүз авыл җирлеге җирлекләре Советларына өстәмә сайлаулар оешкан төстә һәм сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте. Исемлеккә кертелгән 528 сайлаучының барлыгы да, яки 98,3% - сайлауларда катнаштылар.

            Барлык 2 округтада сайлаулар булды һәм гамәлгә яраклы дип табылды.     

25 апрельдә Үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.

27
апрель, 2014 ел
якшәмбе
27 апрель, ягъни бүген Апас һәм Зур Күккүз авыл җирлекләрендә, Апас муниципаль районының икенче чакырылыштагы (өстәмә сайлаулар) муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау бара. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән бәйрәмчә эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International