ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
Казанда “Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы Кубогы”на республикакүләм картинг ярышлары узды.
Район мәдәният йортында әбүнәче көне узды. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән бу кичәдә “Йолдыз”, “Шәһри Казан” газеталары һәм “Сөембикә” журналы журналистлары катнашты.
Борнаш авылында республика ветеринария үзәкләре төзү программасы буенча сафка баскан модульле участок ветеринария пункты ачылды.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
28 мартта, 11.00 сәгатьтә, район мадәният йортында иганәчеләр көне утәчәк. Биредә “Йолдыз” редакциясе коллективы белән беррәттән республикакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашачак. Узган елгы бәядән газета-журналларга язылып, концерт программасы карап китәргә чакырабыз, хөрмәтле райондашлар.

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Нәүрүз бәйрәменә барлык мәктәпләрнең “Оста куллар”ы сыерчык оялары эшләп килгәннәр иде. Жюри һәркайсына үз бәясен куйды. Зур Күккүз мәктәбеннән Гөлия Баязовага сыерчык оясын эшләргә әтисе дә булышкан.
Борнаш мәктәбеннән Илнур Гыйбадуллинның сыерчык оясын да һәркем ошатты.
22 март көнне район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уңаеннан “Балтай үзешчәннәре аграр көллияттә кунакта” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды.

21
март, 2014 ел
җомга
Менә инде районыбыз сәхнәсе турендә 14 нче ел «Йолдызлык» фестивале балкый. Бу фестиваль меңәрләгән балаларны сәнгать дөньясына алып керде, берләштерде, дуслаштырды.
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, “Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
18 мартта Пенсия бүлегендә яшь әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталын тапшырдылар. Бәйрәмгә 7 гаилә чакырылган.
55
Гомер көзе – картлык. Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Нурулла Закир улы һәм Рокыя Нурулла кызы Закировлар шулай ук Хәлим Җиһанша улы һәм Фирүзә Сөләйман кызы Җиһаншиннар гаиләләре гаилә коруларына 55 ел тулу уңаеннан бик күп колаулар кабул иттеләр, бу көнне аларга иң җылы һәм эчкерсез теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International