ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
– Бу максатчан акча Олы Бакырчыда якташыбыз, халык шагыйре, дәүләт, халыкара премияләр лауреаты, Шәүкәт ага Галиев музее эшчәнлеген киңәйтү һәм төрләндерүгә юнәлтеләчәк, – ди Апас үзәк музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов.
Каратун мәдәният йортында изге Мәүлид бәйрәме узды. Бирегә Татарстан Диния Нәзарәтеннән дә вәкилләр килгән иде. Залдагы олысы-кечесе риваятьләр, мөнәҗәтләр тыңладылар. Балалар чыгышын карадылар. Соңыннан Нәзарәт вәкилләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган киңәшмәдә юл хәвефсезлеге көнүзәк мәсьәлә итеп куелды. – Казан-Оренбург юлында Әлмәт балалары белән булган юл фаҗигасен онытырга ярамый. Бу барыбыз өчен ачы сабак. Шуңа күрә дә район автобуслары махсус оешма карамагында булырга тиеш. Эш сәгате тәмамлангач, һәр оешма автобусын автотранспорт предприятиесенә илтеп куйсын.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Декабрь аенда Казан Федераль Университеты өлкән класслар арасында интернет-олимпиада үткәрде. 9,10,11 класс укучылары бик теләп көч сынаштылар.
Биеш авылында, гасырлык элеккеге нигезе янәшәсендә үк 2006 елда төзелеп файдалануга тапшырылган Иоанн Предтеча чиркәвендә 20 январьда Крещение дини йоласы үтте.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Зур Күккүз авылында мәктәпләр арасында кышкы спорт сезонын ачу буенча чаңгы ярышлары үтте. Укучылар һәм укытучылар бердәм булып чаңгыга басты.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
1 гыйнвардан ана капиталының күләме 429 мең 408 сум булды. Район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров әйтүенчә, 7 елда ана капиталы сертификатыннан 800 райондашыбыз файдаланган.


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербург шәһәрендәге Милли Дан Үзәге “ Моряклар Ватанга хезмәттә” дип исемләнгән регионара тарихи-патриотик конкурс игълан иткән иде.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Елның беренче пары итеп 3 гыйнварда Апас районының Зур Күккүз авыл җирлегендә Гаптрахманов Зөлфәт Әүхәт улы белән Аллаярова Энҗе Марат кызының никахын теркәлде.
Никахны теркәү Зур Күккүз авылы Мәдәният йортында үтте. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бирегә күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызлары, урман җәнлекләре җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International