28 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә бакчачы-галим Фарсил Зыятдинов белән очрашу була. Китап укучы райондашларыбыз галим белән күзгә-күз очрашып, үзләренең сорауларына тулы җаваплар ала алачак.
19 ноябрьдә Апас урта мәктәбендә Сингапур вәкиле Закия, укытучыларның белемен күтәрү институты белгече Альбина Некратова һәм район мәктәпләренең директор урынбасарлары катнашында биш ачык дәрес узды.