ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга
27 декабрьдә район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үтте. Райондашлар бик теләп ит-сөт продукцияләрен, он, печән, ашлык сатып алдылар.
Урта Балтай авылында участок уполномоченные өчен төзелгән полиция терәк пункты белән берләштерелгән икенче йорт ачылды. Биредә участок инспекторы Фәнил Мингалиев яшәячәк һәм халык тынычлыгы сагында торачак. Йортта барлык уңайлыклар да тудырылган.
Карабайда 100 кешегә исәпләнгән клуб ачылды, әлеге бина үз эченә медпунктны да сыйдырган. Клубны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм авылның иң өлкән һәм яшь тамашачысы белән ал тасманы кисте.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Апас муниципаль район Советы каршында оешкан коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Биредә район Советы һәм башкарма комитеты, прокуратура, хокук саклау органнары, мәгариф бүлеге җитәкчесе, медицина һәм башка өлкә вәкилләре, журналистлар катнашты.
Борнаш авылында тантаналы төстә участок уполномоченные өчен төзелгән полиция терәк пункты белән берләштерелгән беренче йорт ачылды. Биредә тәртип саклаучы Руслан Хәйретдинов эшләячәк һәм яшәячәк.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Яңа ел алдыннан, 21 декабрьдә Апас районы мәдәният йортында быелның икенче яртыеллыгында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны котлау тантанасы булды.


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

21 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, район мәдәният йортында зур мәдәни чара үтте. Биредә сугыш ветераннарын, репрессия корбаннарын, Алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Алар өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Өлкәннәр белән очрашуда район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты һәм изге теләкләрен юллады. Очрашу азагында ветераннарга азык-төлек пакетлары, Алтын туйларын билгеләп узучыларга Рәхмәт хатлары, ак мамык шәлләр һәм түбәтәйләр бүләк ителде.


20
декабрь, 2013 ел
җомга
22 декабрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның математика һәм рус теле укытучылары, студентлар Апас урта мәктәбендә Бердәм Дәүләт имтиханына әзерлек буенча очрашу үткәрә.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
“Йолдызлык-2014” (“Созвездие”) фестиваленең зона бәйгеләре Ындырчы, Биеш, Балтай һәм Апас мәдәният йортларында узды.
20 декабрьдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә “Бердәм Россия” партисе Апас җирле бүлегендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International