ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Хәзер Апасның боз сарае каршында ерактан ук җәяүлеләргә юл бирүне кисәтеп светофор каршы ала. Ул беренче чиратта Апас урта мәктәбендә укучы балалар хәвефсезлеге өчен мөһим.
8 сентябрьдә Ишеево, Тутай, Чүрибураш авыл җирлекләрендә җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар үтте.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Шул исемдәге профилактик айлыкның икенче этабы бара. 4 сентябрьдә Апас урта мәктәбенә килү юлында район юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре катнашында махсус рейд уздырылды.

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Олы Бакырчы мәдәният йорты үзгәрде, көязләнде, матурланды. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, ул ерактан ук балкып тора. Яшел күлмәге бик тә килешле үзенә. – Яшел төс – яшьлек төсе, сафлык төсе. Тыштан ук халыкны үзенә тартып торсын дип шушы төсне сайладык. Бинаның эченә дә күңелне күтәрә торган төсләр алдык”, – ди мәдәният йорты мөдире Зөлфия Сабирҗанова.
Районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне тантаналы шартларда үтте. 1955 укучы яңа уку елына аяк басты. Шуларның 177се белем дөньясының ишекләрен тәүге тапкыр ачты. Тантаналарда республика кунаклары – Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Йолдыз Хөсәенова катнашты.
Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе теләктәшлеге белән 31 августта районда “Яшел өмә” узды.
Заманча, барлык уңайлыклары булган Борнаш мәктәбендә Белем көне тантаналы төстә үтте. 2 кыз һәм 2 малай өчен бу көнне кыңгырау тәүге тапкыр чыңлады.
Район үзәгендә Республика көне киң колач белән үтте. Ярминкә, сату-алу эшләре, җыр-моң, спорт уеннары, кичке дискотека – бар да райондашлар өчен иде.

30
август, 2013 ел
җомга
29 августта район хакимиятенең актлар залында үзенчәлекле тантана булды. Бу көнне 14 яшен тутырган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт тапшырылды. Алар район буенча 29.
Бәйрәм тантанасы үз эченә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсен дә, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тарафыннан әзерләнгән күргәзмә-сатуларны да, театральләшкән күренеш, “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален дә, спорт уеннарын да үз эченә алган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International