ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
5 октябрьдә Татарстанкүләм акция буенча Табар урманчылыгына караучы Апас сусаклагычы ярымутравындагы 9 гектарлык мәйданда Саба урманчылыгы селекция-орлыкчылык үзәгеннән кайтарылып, махсус туфраклы тартма-чүлмәкләрдә үстерелгән 1-2 еллык нарат һәм чыршы үсентеләре утырту көтелә.
Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чаралары үтте. Көннең беренче яртысында алтын көзнең гүзәллеген, сабырлыгын, җылылыгын туплаган ветеран укытучылар, тәрбиячеләр район мәдәният йортына җыелдылар. Эшләгән чорларын искә төшереп, чәй табыны артында хәл-әхвәлләрен сорашып, дөнья хәлләрен барлап, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырдылар. 40 елдан артык гомерләрен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган Хәлим һәм Флера Садриевлар бу очрашуга да бик теләп килгәннәр.

27
сентябрь, 2013 ел
җомга

27 сентябрдә район хакимиятенең актлар залында үзенчәлекле тантана булды. Бу көнне 14 яшен тутырган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт тапшырылды.


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
– Үги балам армиягә киткәндә шоссега кадәр йөгереп чыгып, елап озатып калдым. 5 баламны да бертигез күреп үстердем. Хәзер менә кадер-хөрмәттә генә яшим, – ди Сатмыш авылында гомер итүче, бу көннәрдә 90 яшьлеген каршы алган Рәйсә әби Әхмәтвәлиева.
Горбунов берләшмәсе Дәвеш бүлекчәсендә терлекләрне кышлату мәсьәләсенә багышланган зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Биредә сигез районның авыл хуҗалыгы белгечләре, терлекчелек өлкәсе буенча консультантлар катнашты.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
22 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә “Милләтләр кроссы-2013” ярышлары узды.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Апас муниципаль район Советы каршында оешкан коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш район башлыгы рәислегендә узды. Биредә район Советы һәм башкарма комитеты, прокуратура, хокук саклау органнары, медицина һәм башка өлкә вәкилләре катнашты.

17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
18 сентябрьда Россия Федерациясендә әйләнә-тирә мөхитне саклау елы кысаларында “Бердәм Россия” Бетенроссия сәяси партиясе инициативасы белән районда “Бергә эшлик!” акциясе узачак.
Бүген район башлыгы каршындагы иртәнге киңәшмәдә 2014нче елга каралган халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча республикакүләм программага кертелүче авыллар, социаль-мәдәният объектлары төзелешләренең графикларыннан артта калмау, балалар бакчалары, мәктәпләргә җылы җибәрү мәсъәләләре каралды. Коррупциягә каршы законнарны үтәү һәм бюджет чараларын эффектив кулланылыш турындагы сорауларга аерым игътибар юнәлтелде.

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе белдерүе

2013нчы елның 8нче сентябрендә районның Ишеево, Тутай, Чүри-Бураш җирлекләре Советларына өстәмә сайлаулар оешкан төстә һәм сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте. Исемлеккә кертелгән 129 сайлаучының барлыгы да, яки 100%, сайлауларда катнаштылар.
Барлык 3 округтада сайлаулар булды һәм гамәлгә яраклы дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International