ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Якшәмбе көнне район Сабан туе мәйданында “Россия чаңгы юлы” кысаларында узучы “Татарстан чаңгы юлы – 2013” массакүләм спорт ярышы оешкан төстә узды.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
      6 февраль конне Буа мәдәният йорты бинасында Республика күләм “Ел хатын –кызы” бәйгесенең зона ярышлары булып узды.

2 февраль конне Багыш клубында "Якташлар очрашуы" - Югары Ослан районы "Иделкэй" ансамбле концерты булды. Авыл халкы күңеленә әле җыр-моңга бай булган концерт хуш килде.

Апас үзәк хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан  Республикакүләм “Ак халатлы фәрештәләр” исеме астында медицина фестивале кысаларында  ачык  ишекләр көне узды. Биредә районның барлык мәктәпләрендә белем алучы, киләчәктә үзләренең тормышларын медицина  белән бәйләргә теләүче укучылар һәм аларның әти-әниләре килгән иде.

“Зөя” сәламәтләндерү үзәгендә  укучылар арасында чираттагы чаңгы ярышлары булып узды. Биредә районнын барлык мәктәпләреннән килгән командалар чаңгы спортын пропагандалау максатыннан үзара көч сынаштылар.


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе

29 гыйнвар көнне безнең “Дулкын” бассейнында шөгыльләнүче 2000нче елгы һәм аннан да яшьрәкләрдән оешкан 12 укучыдан торган группа (тренерлары Динар Галиев һәм Руслан Гайнуллин) Буа шәһәренең “Дельфин” бассейнында йөзү буенча зона бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 йөзүчебез призлы урыннар алдылар. 25 метрлы дистанциядә кызлар арасында Руминә Нурмиева – икенче, Илнара Дәүләтшина – өченче урыннарны, егетләрдән Ранис Сафиуллин – беренче, Илшат Кәлимуллин – өченче урыннарны яуладылар. Аларга “Иң яхшы йөзүче” медале, Мактау грамоталары тапшырылды.

Буа шәһәрендә 1997 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар уз­ды. Анда безнең район кызлары командасы (тренер Рәмис Гыйззәтов) кунак булып чакырылган иде. Алар Буа шәһәрендә урнашкан “Батыр” һәм “Яшьлек” спорт мәктәп­ләрендәге командаларга гына оттырып III урынны алып кайттылар.

Быел Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссияләре оешуга 95 ел билгеләп үтеләчәк. Районыбызда бу комиссиядә бүген 56 бала тәрбияләнүче 27 имин булмаган гаилә һәм балигъ булмаган 12 яшүсмер махсус исәптә тора. Узган елда комиссиянең 26, шул исәптән 2 күчмә утырышы үткәрелде. Аларда комиссия карамагына кергән 68 эш каралды. Шуларның 56сы балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдәге ата-аналарга карый. Комиссия утырышларында шулай ук төрлечә Закон таләпләрен бозган, балигъ булмаган 11 баланың тәртибе, үз-үзен тотышы мәсьәләләре тикшерелде.


1
февраль, 2013 ел
җомга

Апас агарар көллиятенең актлар залында Казан дәүләт агарар университеты вәкилләре катнашында  булачак абитурентларга “ачык ишекләр” көне уздырылды. Бүгенге көн тапләпләренә җавап бирерлек студентлар хәзерләү, уку йортының материаль-техник базасы белән таныштыру, олимпиадалар һәм БДИ хәзерлек мәсьәләләре турында сүз барды.”Ачык ишекләр”гә Апас һәм Каратун урта мәктәбеннән дә укучылар килгән иде.


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген район үзәкләштерелгән китапханә бинасында авыл мәдәният йорты директорлары һәм китапханәчеләрнең чираттагы утырышы булып узды. Утырыш  “Татарстан Республикасында 2013ел экологик культура һәм әйләнә –тирәне саклау елы” дип игълан итүгә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International