ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Рәйхан Хәмидуллина җитәкләгән ООО “Икмәк” оешмасында 46 кеше хезмәт итә. Ипи, макарон, кондитер, балык, тегү цехларында җитештерелгән товарга ихтыяҗ зур.

13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
11 июньдә районыбызның Сабан туе мәйданы җыр-моң, шат авазлар, уен-көлке белән гөрләп торды. Сабан туе мәйданына иртәдән үк транспорт, халык, кунаклар агылды. Һәр килүчене җылы сәламләп милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, тальян моңнары каршы алды.

1
июнь, 2012 ел
җомга
31 майда Апас районыннан 40 кешелек делегация Чувашия Республикасының Батыр районы Озын куак авылына халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен билгеләп үтәргә барды.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Апас мәктәбе укучысы Айгөл Василованың даны бик еракларга таралды. Спорт сөюче бу кыз ничек шулай танылган дисезме? Үзенчәлекле спорт төре – гер күтәрүне үз итте ул.
Иске Казан юлы – Каратун юл чатыннан Кайбыч ягына кыска юлны төзекләндерү, Биябаш авылы башында туктап калган асфальт юл салу буенча әзерлек эшләре дәвам итә.

Узган атна ахырында районда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү буенча махсус комиссия эшләде. Министрлык вәкиле Ришат Насыйров фикеренчә, Апас районында печән, терлек азыгы әзерләү техникасы быелгы сезонга тиешле дәрәҗәдә әзер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International