Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга югары янгын куркынычы фаразы
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЛАУ
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
ТР территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
"90 яхшы эш!" Акциясе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республиканың күп балалы өч анасын медаль белән бүләкләү турында Указга кул куйды.
Районда 65 яшьтән өлкәнрәк гаиләләргә һәм күп балалы, аз керемле гаиләләргә #90Яхшыэш и #Ярдәмянәшә акциясе кысаларында ярдәм күрсәтү дәвам итә. Район башлыгы тәкъдиме буенча азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Алтын туйны билгеләп үткән Мөхәммәтҗановлар гаиләсе тату гаилә серләре белән уртаклаштылар.
Район башлыгы Равил Хисаметдиновның Халыкара гаилә көне белән котлавы!
Кадерле Апас районы халкы, халыкара гаилә көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!
Гаилә - һәрберебез өчен иң кадерле, шатлык һәм якыннарыбызның ышанычлылыгын тою бәйрәме, төп таянычыбыз һәм югары әхлакый җәмгыять чыганагы ул.
Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләрен саклап калу - ныклы дәүләтнең нигезе. Гаиләдә безнең кәефебез, хәзерге хәлебезне аңлавыбыз, киләчәккә ышанычыбыз һәм үткәннәргә хөрмәтебез формалаша. Бу көнне Апас районының барлык гаиләләренә, күп балалы һәм гадәти гаиләләргә, үз балаларын гына түгел, опекуннарын да тәрбияләүче гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!