Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсия түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
Декларация кампаниясен өч айга озайттылар.
Салым кодексы нигезендә 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга 30 апрельгә кадәр кирәк булган. Авыр эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары кысаларында салым түләүчеләр салым декларацияләрен, исәп-хисапларны, бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгын һәм башка документларны (таләбе буенча тапшырыла торган документлардан тыш) тапшыру срогын өч айга озайту карары кабул ителде.
Изге эшкә район башлыгы Равил Хисаметдинов та бик теләп үз өлешен кертте.
"Хәтер бакчасы!" Акциясе!
Татарстан Республикасында метеорология күренешләре комплексы турында шторм кисәтүе.
ТР территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән районда “Ак халатлы фәрештәләр” акциясе узды.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.
Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.
«Бүген савым сыерларын ишәйтү белән шөгыльләнүче, әмма Dairy Comp, Селэкс кебек исәпкә алу системаларын кулланмаучы предприятиеләр зыянга эшләргә мәҗбүр булып, үз-үзләрен алдыйлар, чөнки алар предприятие икътисадына бәйле мөһим күрсәткечләрне турыдан-туры контрольдә тота алмыйлар, мәс., буаз сыерларның бозаулаганга кадәр булган йә киресенә булган чорны күзәтеп бару мөмкинлеге булмый», - дип сөйлиләр тәҗрибәле терлекчеләр. Чынлап та, бу процессны контрольдә тотмасаң, сыер көн саен табыш һәм тере акчалар китерү урынына зыян китерергә, ә җитәкче моның сәбәбен дә аңламаска мөмкин.
Шуңа күрә бүген терлекләр белән эшләү буенча шундый программаларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хуплый. Шуны әйтергә кирәк, программа үзе тылсымлы таблетка түгел, һәм алым ңа комплекслы булырга тиеш. Бүген консультации хезмәтләре базарында эшләүче күп компанияләр берләшәләр һәм терлекләрне ишәйтүне, тукландыруны, аларның генетикасын җайга салу буенча комплекслы карарлар тәкъдим итәләр һәм предприятие белән бергәләп барлык процессларда катнашырга әзер булуларын белдерәләр.
Республикада моңа үрнәк хуҗалыклар бар, мәс., Балтач районында - «Татарстан» АХП һәм «Тимерязев ис.» ҖЧҖ, Әтнә районында - «Шахтер» ҖЧҖ, Арча районында - «Северный» АХП, Яңа Чишмә районында - Козлов КФХсы, Архангельский КФХсы һәм башкалар, алар комплекслы ысуллар куллану аркасында үз күрсәткечләрен яхшырттылар һәм табышка эшли башладылар. Бу хуҗалыкларда ирешелгән иң яхшы нәтиҗәләр:
Татарстанда АПКны цифрлаштыру программаларын гамәлгә кертү буенча координатор һәм оператор - «РИВЦ» АҖ. Практикада үзләрен яхшы яктан күрсәткән программачыл продуктлар һәм хезмәт күрсәтүчеләр буенча мәгълүматны һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәме һәм субсидияләү буенча консультацияне 8(800)444-16-70 телефоны буенча алырга мөмкин.
БҮЛЕШҮ:
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель 2020 ел.
Марат Җәббаров 2020 елның беренче кварталында терлекчелекне үстерү йомгаклары турында сөйләде
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.
24
апрель 2020 ел.
АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итәләр
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.