ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан,фронтовикларга өстәмә рәвештә 25 мең сум бүлеп бирде.

 «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә Россия төбәкләреннән милли-мәдәни автономияләр һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар катнаша.

2020 елның 14 июненнән 20 июненә кадәр Казанда ИХО (алга таба - Форум) яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алу белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша.

Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, -4.-6° градус, җил көньяктан, уртача тизлектә. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә алмашынучан болытлы һава көтелә, температура - 9.-11°. Атмосфера басымы норма чикләрендә. 13 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава торышы көтелә; төнлә -9..-11°, көндез - 6...-8°, җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.

Борнаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны мәңгелек” исемле әдәби музыкаль кичә узды.

Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.

Буада “Театр коллективларында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре“ республика иҗат лабораториясе узды.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу-продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм Федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсы кысаларында барлык теләүчеләрне дә нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.

Буа шәһәрендә республика прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка" иҗат бәйгесенең зональ этабы узды. Татарстан Республикасы прокуратурасы оештырган бәйге региональ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чарада жюри рәисе буларак Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова катнашты. 

    Район мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары прокуратурасы хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.

   Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Буада «Россиянең-2020 ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зональ этабын ачу тантанасы узды. Конкурста Татарстан Республикасының алты районыннан 15 педагог катнаша.  Уңышлар телибез! Һөнәри конкурста катнашу сезне яңа җинүләргә һәм ачышларга рухландырсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International