Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
Күптән киткән заманнарның кыйммәтле истәлекләре белән тулы гаилә альбомнары нәселнең бөтен тарихын саклыйлар һәм, яхшы роман төсле, безгә мәхәббәт, туу һәм үлем турында сөйлиләр. Бу саргайган фотосурәтләрне саклау традициясе-кешеләрнең үз тамырларын белү теләге кебек, ерак бабалары тарихына бераз булса да кагылу теләге кебек үк бүген дә исән.
Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, -1.-3°градус, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы көтелә, температура -5..-7°. Атмосфера басымы норма чикләрендә.Геомагнит кыры дулкынлануы булырга мөмкин. 12 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава торышы көтелә; төнлә -5..-7°, көндез -3..-5°, җил көньяктан, уртача тизлектә. Геомагнит кыры дулкынлануы булырга мөмкин.
ТАССР оешуга 100 ел булуны бәйрәм итү алдыннан данлыклы якташларыбыз өчен тавыш бирү башланды. Алар республикабызны якладылар, төзеделәр, үстерделәр, олыладылар һәм данладылар, моны бүген дә дәвам итәләр. Апас халкын якташларына ярдәм итеп, аның белән бәйле искиткеч тарихларны искә төшерегә сорыйбыз.
Әсхәт Гәлимҗанов - Казанның чын легендасы.
Үз гомеренә ул балалар йортларына 80 автобус бүләк итте һәм мохтаҗларга миллионлар иганә итте, ул Спитактагы җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә, чернобыльчеләргә ярдәм итәргә дә өлгергән.
Бу кешегә исән вакытта Казан үзәгендә, Кремль янында һәйкәл куйганнар. Бронза скульптура композициясен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев гаиләсенең шәхси акчаларына торгыздылар.
Хәйрия эшчәнлеген Казанның 1 нче номерлы балалар йортына ярдәменнән башлады: бер арба алма, груша һәм әфлисун сатып алып, аны балалар йортларында яшәүчеләргә илтеп бирде, чөнки җиләк-җимеш барлык гаиләләрнең дә үзләренә алырга мөмкинчелекләре булмый иде. Алга таба шулай ук балалар өчен җиләк-җимеш һәм җылы кием, Нива автомобиле, ПАЗ автобусы сатып алган; аларны арбада йөреп вакыт уздырган.
-Ул һәрвакыт бик тыйнак кына киенгән, хәтта ярлы да дип әйтергә мөмкин: терсәкләренә ышкылган куртка яисә телогрейкасы булган. Аны берничә ел бер киемдә күрә торган булганнар... - Әлбәттә, аны әкәмәт дип санаганнар. Ләкин ул бөтен сорауларны бик тиз кискән ул: «Хуҗалыгымны үстерегә мин үземә калдырам, гаиләмне ашатам. Әгәр артык кала икән - нигә мохтаҗларга бирмәскә! "
- Светлана Ивановна Деркач, 1 нче Казан балалар йорты табиб-дефектологы
Акчаны ул Татарстанның, Чувашиянең һәм Башкортстанның барлык балалар йортларына, Чернобыль АЭСында авария вакытында зыян күргән картлар йортына, җир тетрәү белән җимерелгән Әрмәнстанга, "Курск" су асты көймәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә күчергән.
2010 елда Әсхәт Галимҗанов Казан үзәгендә Казахстаннан күчеп килгән мохтаҗлар гаиләсенә яңа фатир биргән һәм Колхоз базары күршесендә Межлаук урамындагы суүткәргеч тә булмаган агач йортка яшәргә кайткан. Моңа кадәр җиде кешелек качакларның зур гаиләсе, шул исәптән урында яткан әбисе дә, коммуналкада яшәгән.
Үзен бәхетле кеше дип санаган ул, чөнки «үзенең бердәнбер кешеләргә ярдәм итү бурычын ул үтәгән »
- Бөек якташыбыз Әсхәт Галимҗанов өчен тавыш бирегез! Аның турында бөтен кеше белсен! http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchsya-tatarstantsev-4220129.htm ссылкасы буенча тавыш бирергә.
2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә һөнәри керемгә салым кертелде.
Мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле кергән физик затлар иминият кертемнәрен киләсе тәртиптә түли.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә торак һәм бакча йортлары төзелешендә хәбәр итү тәртибе гамәлдә булган чорда җирле үзидарә органнары тарафыннан кадастр исәбенә кую һәм теркәү өчен 5 730 гариза бирелгән. 90% тан артык очракта (5 164 гариза буенча) хокукларны теркәү органы тарафыннан уңай карар кабул ителде.
Һәр тармакта берьюлы берничә бренд-җиңүче билгеләнәчәк. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектының максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү.
Агымдагы елның 21 февраленә кадәр теләгән һәркем үзенең яраткан республика бренды өчен тавыш бирә алачак. Шул ук елның мартыннан тавыш бирүнең тагын бер этабы узачак, анда районнарның легендар брендлары катнашачак. Юбилей елында республиканың транспорт, массакүләм мәгълүмат чаралары, сәүдә, җиңел һәм авыр сәнәгать кебек иң эре тармаклары барысы да ничек башлануы турында сөйләячәкләр.
Легендар бренд өчен һәркем http://100brand.ru/ сылтамасы буенча тавыш бирә ала.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина озын гомерле райондашыбызны 102 яшь тулган көне белән кайнар котлап район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды.
“Бер гасырдан артык яшәп, шулай балалар янәшәсендә шатланып утыру үзе зур бәхет. Күпме шатлык, күпме михнәт күргән, тормыш авырлыкларына бирешмәгән буын бит сез. Сезнең батырлыкка сокланмыйча мөмкин түгел. Ходай биргән гомерне шатланып, балалар игелегендә, кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын”, - диде ул.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та изге теләкләрен ирештерде.
“Әлеге гаиләнең бердәмлеге күпләргә үрнәк булып тора. Менә бүген дә Миңнекамал әбинең алты баласы да тирәсендә бөтерелә. Бәйрәм вакытымы, эш вакытымы алар һәрвакыт бердәм. Әниләрен дә бик кадерләп, хасиятләп тәрбиялиләр”, -дип соклануын белдерде авыл җирлеге башлыгы.
Без тарих битләрендә укыган вакыйгаларны үз күзләре белән күргән, аның эчендә кайнаган Миңнекамал әби тормыш юлын балаларына, оныкларына сөйләп утырырга ярата. Урак белән урак уруларын,үгез җигеп кырдан иген ташуларын, сугыш вакытында күргәннәрен бер китап итеп язарлык аның. Алты энесе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Сөйгән яры да авыр яраланып кайта. Тормыш корып җибәрәләр, бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Ләкин сугышта алган яралар гаилә башлыгын яшьли алып китә. Миңнекамал әби сигез бала белән тол кала. Бу вакытта иң кечкенә кызлары Миләүшәгә өч кенә яшь була.
– Без әтидән бик кечкенә булып калдык. Әни безнең бик сабыр, акыллы булды. Барыбызны да тормышка яраклы итеп тәрбияләде, туйларыбызны ясап өйләндерде, кияүгә бирде. Ишек алды тулы мал асрады. Аның тик утырган вакытын да, зарланганын да, уфтанганын да беркайчан күрмәдек. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Кечкенә арба тартып печәнгә бара идек. Шуның өчен әни безне каймаклы катык белән сыйлый иде. Бәрәңге алган вакытта, чиләккә бәрәңгене санап салыгыз дия иде. Санагач чүпләп бетергәнне сизми дә кала идек, - диләр балалары.
Бервакытта да зарланмыйча, намуслы тормыш һәм хезмәт юлы үткән әниләре белән горурланып яши аның балалары һәм оныклары.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында «Яшь Гвардия», «Ветеран белән ял коне» акцияләре сериясен эшләтеп җибәрде, аның барышында «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Апас штабы активистлары, аграр колледж студентлары Бөек Ватан сугышы ветераны Хисаметдинов Мөхәммәтхамис Фәйзулла улы янына бардылар. Яшь гвардиячеләр ветеран белән аралаштылар, аңа көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм иттеләр һәм "Яшь гвардия" штабы исеменнән бүләк тапшырдылар.