Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Апас егете Газинур Идиятуллин тормыштагы тиң яры итеп Танай-Турай кызы Гөлшат Исмәгыйлеваны сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Идиятуллиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
ТАССР оешуның 100, район оешуның 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына авыл җирлекләрендә иҗат концерт-кичәләре Әлмәндәр һәм Кече Болгаер авыл җирлекләре буенча узган атнада үтте.
Финалга "Редбулл" һәм "Альянс"командалары чыкты. Тамашачылар арасында төрле конкурслар үткәрелде. Җиңүчеләргә массакүләм шуу абонементлары һәм АЛХЛ символикасы төшерелгән бокаллар өчен тапшырылды.
Апаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, район үзәк китапханәсендә эчтәлекле чара узды.
Чара юл хәвефсезлеген кисәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кабат балаларның хәтерләрендә яңарту максатыннан оештырылды. Балалар белән очрашуга районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Айрат Әминов килде. Бу хакта бакча мөдире Мөнирә Садриева хәбәр итте.
“Балалар кичәгә алдан ук әзерләнде. Шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Юл кагыйдәләрен әкиятләр, күренешләр аша тасвирладылар. Юл сагында торучы Айрат абыйларының сорауларына да тапкыр җаваплар бирделәр“, – диде җитәкче.
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Айрат Әминов балаларны үзләре генә юлларга чыкмаска, машиналар күпләп йөрүче юллар тирәләрендә уйнамаска өндәде. Шулай ук киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген дә искәртте.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр бәйгесе игълан ителде.
Конкурс 2020 елның 19 февраленнән башланды.
1. Конкурсны уздыруны оештыру Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты (алга таба - Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты) тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Игенчеләрдә февраль аеннан кыш үзенең тизлеген арттыра, дигән фикер бар. Бу, әлбәттә, чып-чын психология, тик, шулай да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моның белән килешәләр. Ни өчен дигәндә, зур тизлек белән язгы кыр эшләре якынлаша, бу – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарыннан берсе.