ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

27 декабрь кичендә Апаста Үзәк чыршы ачылды

Апаста Үзәк чыршыны ачу уңаеннан, район үзәгенә бик күп Кыш бабай һәм Кар кызлары җыелды

Алар район мәдәният йорты яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары буйлап атладылар. Аларга төрле җәнлекләр, әкият геройлары булып киенгән укучылар да кушылды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан узучы акцияләрне дә үз эченә алды. Барысы да бер сафка тезелеп, һәркемне киләчәк бәйрәмнәр, мөһим даталар белән тәбрик итеп, Үзәк паркка килде алар.

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  

Декабрь ахырында 7 көн дәвамында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль округы беренчелегенә самбо буенча илкүләм турнирда яшь апаслы Индира Хәсәнова 75 килограммга кадәр үлчәмдә 3 нче урын яулап, спорт мастерлыгына кандидатлык дәрәҗәсен үтәде.

Бүген көндез болытлы һава торышы көтелә, -9..-11°, төньяктан талгын җил. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, температура -8..-10°.  29 декабрьдә, тәүлек дәвамында  болытлы һава көтелә, төнлә -8..-10°, көндез -10°..12°, төньяк-көнчыгыштан талгын җил.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.

Бүген көндез болытлы һава торышы көтелә, -8..-10°, җил йомшак. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Якын төндә алмашынучан болытлы һава, температура -12..14° Атмосфера басымы норма чикләрендә. 28 декабрьдә, тәүлек дәвамында алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә -12..14°, көндез -9..-11°, төньяктан талгын җил.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Туган авылларыннан, нигезләреннән аерылып, олыгайган көннәрендә картлар йортларында яшәргә мәҗбүр булган райондашларыбыз да Яңа ел бүләкләре алды. Буа, Кайбыч, Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларына җитәкчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә барды. Өлкәннәребез сагынып, зарыгып көтеп торганнар иде. Күрешү шатлыгыннан дулкынландылар, күзләреннән яшь тамчылары чыкты.

Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кайбыч, Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүче өлкәннәргә район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының котлау сүзләрен җиткереп, изге теләкләрен юлладылар. Кыш Бабай белән Кар кызы өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итеп, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International