ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылык иминлеген үстерүнең һәм стратегик яклауны хәл итүнең актуаль мәсьәләләре» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  татар  токымыннан  булган  атларны  үрчетү  өчен  2020 елга   бияләр сатып  алуга  субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.  


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Олы Бакырчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйни Низамов 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Ветеранга әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

РФ хөкүмәте Росреестрга дәүләт сәясәтен эшләү һәм җир мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый көйләү буенча функцияләр бирде. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Бүген көндез болытлы һава көтелә, 0... 2° градус, көньяк-көнбатыштан көчле  җил, көчәюе 16 м/с. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Кич белән - урыны белән яңгыр. Якындагы төндә болытлы һава көтелә,урыны белән яңгыр, температура 0... 2°. Атмосфера басымы норма чикләрендә.Геомагнит кыры дулкыннары булуы мөмкин. 18 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә,урыны белән кар, көчле томан, төнлә һәм көндез 0 ... 2°,җил көньяк-көнбатыштан,уртача тизлектә.Геомагнит кыры дулкыннары булуы мөмкин.

Кайнар нокталарда хезмәт иткән кыю, батыр йөрәкле райондашларыбыз бүген бердәм булып очрашуга җыелды. Чара Батырлар мемориал комплексына веноклар кую, интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Хәтер чарасында катнашучыларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде. “Хөрмәтле бәйрәм чарасында катнашучылар! Бүген без кайнар нокталарда хезмәт итеп, исән-сау туган якларына кайткан, шулай ук еракларда һәлак булган ир-егетләребезнең батырлыкларын искә алырга җыелдык. Апас районыннан да кайнар нокталарга 225 егет Ватан каршында хәрби бурычын үтәргә киткән, шуларның 6 сы һәлак булган. Киләчәктә дә сугышлар булмасын, тынычлыкта бердәм һәм бергә булып яшик һәм эшлик”, - диде район башлыгы. 
Бәйрәм чарасы аграр көллияттә мул-сыйлы табыннар артында дәвам итте. Биредә Медальләр һәм рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган “Туган илне сөеп-яратып, яшик әле һәрчак шатланып“ дип исемләнгән иҗат-хисап концертында Әлмәндәр авыл җирлеге дә үз осталыгын күрсәтте.

Районда ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан, авыл җирлекләрендә “Туган илне сөеп-яратып, яшик әле һәрчак шатланып“ дип исемләнгән иҗат-хисап концертлары бара.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Программада Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 105 вәкиллекле орган депутаты катнашты. Апас районыннан Апас районы депутаты Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы һәм Әлмәндәр авыл җирлеге депутаты Җәләлиев Рамил Хәйдәр улы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International