2019 елның 1 гыйнварыннан соң бүләк ителгән мөлкәтне (кыйммәтле кәгазьләрдән тыш) сатканда салым салына торган керем әлеге мөлкәтне алган вакытта НДФЛ түләнгән суммаларга яисә бүләк итүченең салым салганда исәпкә алынмаган чыгымнарына киметелергә мөмкин.
2020 елның 29 февралендә «Банкларда физик затлар тарафыннан активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 08 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларацияләүнең өченче этабы тәмамлана.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьяновның өендә булып, хәл-әхвәлен белеште, хезмәт юлы белән танышты һәм Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе, күчтәнәчләр тапшырды.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Калининградка җитте.Байракны хөрмәтләгәннән һәм аңа Калининград өлкәсе эмблемасын беркеткәннән соң бәйрәм концерты булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.
Апас авылында гомер итүче Әминә Саматова үзенең 90 яшьлек юбилеена килүче һәркемне сөенеп һәм догасын кылып каршы алды. Авыл акъәбие янына аны туган көне белән котларга туганнары, балалары, Апасның Рамазан мәчете мөслимәләре, район ветераннар Советы вәкилләре, чордашлары һәм тирә-күршеләре дә килгән иде.
Чара ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырыла. Чыгышлар вакытында өлкәннәрнең сагыну сагышы күз яшьләре булып тышка ургылды. Арада кушылып җырлаучылар, биючеләр дә бар иде. Бу хакта район мәдәният йорты җитәкчесе Радик Исмәгыйлев хәбәр итте.
Алдан без мәдәният хезмәткәрләренең Тәтеш районы Шәмәк авылында картлар йортында яшәүче өлкәннәрне күңелле ял иттерүләре турында хәбәр иткән идек.